Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Ветераннар яшьләргә ярдәмгә килергә әзер

Илебездә Россия эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Татарстан эчке эшләр министрлыгы ветераннарының Баулы башлангыч оешмасы 56 кешене берләштерә, әлеге оешманың рәисе – Хәмит Зәйнагытдинов. Ул МВД системасында 45 елдан артык эшләгән. Татарстан эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлегенең мактаулы хезмәткәре Хәмит Мөсләхетдинович бәйрәм көнне “Хезмәткә дан” газетасына бүгенге көндә ветераннар оешмасының ничек яшәве, МВД ветераннарын нинди мәсьәләләр борчуы турында сөйләде.

Безнең ветераннар оешмасы актив гражданлык позицияле, битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Шуңа күрә без җәмәгать эшендә актив катнашабыз, ә төп бурычыбыз – бүлекнең яшь хезмәткәрләренә остаз булу. Хәзерге вакытта, яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, яшь коллегаларыбызга үзгә режимда эшләргә туры килә. Баулы районы аша “Мәскәү – Чиләбе”, “Казан – Оренбург” трассалары уза, без Россиянең өч субъекты белән чиктәш. Баулыны юкка гына республиканың көньяк-көнчыгышында форпост дип атамыйлар. Безнең бүлек хезмәткәрләре, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, өч постта тәүлек әйләнәсе кизү торалар, зур, җаваплы эш башкаралар. Моннан тыш, алар төп эшләрен дә үтиләр. Ветераннар исеменнән аларга түземлек, рух көрлеге һәм ныклы сәламәтлек телим.

Без, ветераннар, мондый җаваплы чорда яшь коллегаларыбызга ярдәмгә килергә әзер. Мин үзем шәхсән постка кизү торырга чыгар идем. Тик безгә, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, үзизоляция режимын катгый үтәргә кушалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев