Ветеранга 90 яшь
Баулыда гомер итүче Зәрия Галләм кызы Якупова үзенең 90 яшен балалары һәм оныклары белән каршы алды. Район җитәкчеләре
Зәрия апаны юбилее белән тәбрик итәр өчен алты баласы, онык һәм оныкчыклары да туган нигезләренә җыелган. Бүген алар барысы бергә җыелса, кырыкка якын.
– Мин Татар Димескәе авылында туганмын. Анда дүрт класс укыдым, аннары Баулыда торып укыдым, – дип сөйли Зәрия апа. – Мәктәпне бетергәч орлык тикшерү лабораториясендә ике ел эшләдем. Анда ашлыкның сыйфатын тикшерә идек. Аннары район кулланучылар җәмгыятенә, райпо дибез бит инде, шунда күчеп эшли башладым. Башта сатучы булдым, соңрак товаровед булып эшләдем. Гомерем буе кешеләр белән аралашып, уртак тел табып, матур итеп эшләргә тырыштым. Гаиләдә алты бала булгач, лаеклы ялга да иртәрәк киттем мин.
Зәрия апа үзенең тормыш иптәше Рәис абый белән 56 ел бергә яшәгәннәр, бер ул, биш кыз балага гомер биргәннәр. Бүгенге көндә Зәрия апа балалары исәнлегенә сөенеп яши.
– Безнең әни бик батыр хатын-кыз ул. Әтиебез белән икесе алты баланы табып, аларны тәрбияләп, белем бирүгә дә зур көч куйдылар, – дип сөйли кызлары Ландыш Сафарова. – Без үскәндә маллар күп иде, кош-корт та күпләп асрадылар. Әни иртән ике сыерны савып, балаларны кайсын садикка, кайсын мәктәпкә әзерләп озатып, үзе эшкә китә иде. Ул вакытларда кер юу машинасы юк, шул зур гаиләнең керләрен дә кул белән юып өлгерә иде. Үзебезнең зур гаиләбез өстенә, бездән бер кайчан да кунаклар өзелми иде. Туган-тумачалар аралашып, матур итеп яшәү үрнәген дә безгә күрсәтте алар. Әниебез сугыш чоры баласы бит, шуңа күрә дә авыр эшләрдән бәлки курыкмагандыр ул.
Бүгенге көндә дә Зәрия апаның өеннән кунак өзелми. Туганнары, балалары, оныклары һәрвакыт хәлен белеп торалар.
– Әниебез һәрвакыт игътибар үзәгендә. Без аны бик яратабыз, – ди кызы Ландыш. – Әле бүген дә ул безнең барыбызны күз уңында тота. Кем кая барган, кайсыбыз нишләгән, ашаганмы, кайтканмы, киткәнме... менә шундый әни ул. Туксан яшын тутырса да, әле бакчада да эшли ул. Бакча эшен бик ярата. Кайвакыт аны бакчадан куып кертеп тә булмый. Безнең белән бер рәткә басып бәрәңгесен дә утый, чүпли дә. Әниебезгә киләчәктә дә матур, сәламәт картлык телибез. Аңа карап сөенәбез, үрнәк алабыз. Ул әле безнең өчен һаман киңәшче, терәк.
Юбилярны туган көне уңаеннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Соколов тәбрик итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев