Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районы башлыгы Ватан сакчысы көне белән котлый

Кадерле баулылар! Бүген илебездә Ватан сакчысы көне билгеләп үтелә.

23 февраль ул – Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре һәм элекке хәрби хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә үз иленең патриоты булган, “Ватан”, “Туган ил”, “бурыч” төшенчәләрен хөрмәт иткән барлык кешеләр өчен дә зур бәйрәм. Бүген, иң беренче чиратта, авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә. Әлеге бәйрәм Ватаныбыз бәхете өчен хезмәт иткәннәргә, хәрби вахтада торучыларга, Россия армия сафларына басарга гына җыенган кешеләргә, шулай ук тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән безнең дәүләтнең иминлегенә һәм тотрыклылыгына ирешүчеләргә, илебез данын һәм куәтен ныгытучыларга, безнең тыныч тормышны саклаучыларга тирән ихтирам билгесе булып тора.

Кадерле якташлар! Кырыс армия хезмәтен үтеп кайтучыларны да, бүгенге көндә кешеләрнең тыныч тормышын саклап намуслы хезмәт итүчеләрне дә чын күңелемнән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек, рухи ныклык һәм күтәренкелек, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар, тыныч тормыш телим.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев