Үз эшенә гашыйк
Ришат Юнысов дип әйтүгә, сусыл һәм хуш исле кара карлыган күз алдына килә. Аның өчен бу гади генә җиләк-җимеш түгел, ә чын мәгънәсендә бөтен җанын һәм көчен биргән баласы кебек. Һәр җәй аның участогы хуш исле бакчага әверелә, анда кара карлыган куаклары сусыл җиләк белән тулы. Ул үзенең кабатланмас тәме һәм хуш исе белән дан тота, һәм аны бер тапкыр гына авыз иткән һәркем моны озакка истә калдыра.
Без килгәндә, бакча хуҗасы Ришат Юнысов куаклар тирәсендәге чүп үләнен чабу белән мәшгуль иде. Биредә барысы да җентекләп уйланылган, янәшәдә зур мичкә тора, ул коры көннәрдә үсемлекләрне вакытында дым белән тәэмин итә. Аннан ерак түгел куакларны карау өчен кирәкле булган барлык кораллар, шулай ук эш киеме саклана торган пөхтә будка урнашкан.
Бөтен территория каралган, карлыган бик яхшы шартларда үсә һәм биредә бар нәрсә җиләк-җимеш һәр сезонда уңыш белән сөендерә алсын өчен җиһазландырылган. Сүз уңаеннан, карлыган һәр елны мул уңыш бирә – куаклар эре һәм сусыл җиләктән сыгылып тора. Хәтта узган җәйдә дә (майда булган салкыннар аркасында барлык бакчачыларны диярлек уңышсыз калдырды) карлыган уңган. Ришат Юнысов үзенең куакларын саклап калуга ирешкән. Моның өчен ул еллар дәвамында сыналган ысулларны кулланган, куакларны бала карагандай тәрбияләгән. Нәтиҗәдә кара карлыган үзенең уңыш бирүчәнлеген саклап кала алган.
– Без быел да, салкыннардан саклау ысулларының берсе буларак, төтенләтүне кулланырга теләгән идек, ләкин кирәк булмады, – ди эшмәкәр.
Зур кара карлыган бакчасына Ришат Юнысовның улы нигез салган, ул үсеш өчен грант алган булган. Дөрес, биш елдан соң улы һөнәрен алыштырырга булган, шуңа күрә әтисе хуҗалыкны үз өстенә алган, һәм моның өчен бер дә үкенми.
– Берәүләр маркалар җыя, икенчеләр әле башка берәр нәрсә белән мавыга, ә миңа монда табигатьтә эшләргә ошый. Моны инде бер мавыгу дип әйтергә дә була. Миңа бөтен гаиләм булыша. Ике өлкән улым да, кече улым да биредә, физалис эшкәртә. Физалис та минем балам кебек, көзгә таба аны җыячакбыз һәм кайнатма кайнатачакбыз. Аны баулылар үз итә.
Ришат Юнысов сүзләренә караганда, утырту өчен кара карлыган үсентеләрен җентекләп сайлап алган: аларның бер өлеше – Беларусиядән, икенче бер өлеше Түбән Новгородтан кайтартылган. Алар җирле климатка яхшы җайлашкан.
Язмабыз герое кара карлыган турында барысын да белә: уңыш мул булсын өчен куакларны ничек дөрес итеп карарга, корткычлар һәм авырулар белән ничек көрәшергә, ә иң мөһиме – җиләкнең тәмен һәм файдасын ничек саклап калырга.
– Менә кичә-бүген генә мини-трактор белән урап чыктык, һәр куак астыннан триммер белән чабарга кирәк. Бу эшләрнең барысын да без яздан ук башлыйбыз, ягъни әле кар ятканда ук, – ди баулылы. – Шулай ук без аларны бакыр купоросы белән эшкәрттек, аннары тамырдан тыш ашлама ясадык. Менә инде өченче тапкыр, яңгырлар бик күп быел, бу аланнарны чабабыз, шуңа күрә монда иркенләп йөрергә мөмкин.
Ришат Юнысов хәйриячелек эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, аеруча мохтаҗ булганнарга булыша. Һәр елны үткәрелә торган карлыган җыю акциясенә быел “Семья” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты һәм Кырымсарай авылында урнашкан картлар йорты хезмәткәрләре кушылды.
– Авыр хәлдә калган пенсионерларга ничек булышмаска? – ди Ришат Юнысов. – Әти-әнисез яшәүче балаларга ничек ярдәм итмәскә? Алар арасында карлыганның ни икәнен дә белмәүчеләр бар, кемдер инде оныткан – пенсионерлар хәтерләмәскә мөмкин, кайберләре авыру. Кара карлыганда витаминнар бик күп, андагы С витамины бар кешегә дә кирәк, ул бик файдалы. Без бу акцияне ел саен уздырырбыз, дип уйлыйм.
Ришат Юнысовның участогы видеокүзәтү астында тора. Бу үсемлекләрнең торышын җентекләп контрольдә тотарга һәм уңышның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Төп бакчадан тыш, ерак түгел яшь үсентеләр питомнигы урнашкан. Аларны тиздән яңа мәйданнарга күчерергә җыеналар, алар да шулай ук мул уңыш белән сөендерерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев