Урып-җыюның кызган чагы
Баулы районында урып-җыю кампаниясенең кызган чагы. 12 августка булган мәгълүматка караганда, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 37 процент мәйданнан җыеп алынган, 35,1 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 33,1 центнер тәшкил итә.
Август – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен иң кызу вакыт. Алар, бер генә яхшы көнне дә калдырмыйча, кырдан уңышны тизрәк җыеп алырга тырыша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренә караганда, августның икенче яртысыныа яңгыр ихтималы зур, шуңа күрә көннәр коры торганда мөмкин кадәр күбрәк эшләргә кирәк.
“Хезмәткә дан” корреспонденты, районның эре крестьян-фермерлык хуҗалыкларының берсе булган “Исламгалиевлар” хуҗалыгына барып, урып-җыю барышын күзәтеп кайтты. Хуҗалыкның чәчүлек мәйданы 8100 гектар тәшкил итә. Шуның ике мең гектарына – уҗым культуралары, 800 гектарына – арпа, ике мең гектарына – сабан культуралары, шулкадәрле үк мәйданга көнбагыш чәчелгән, 800 гектарга якын мәйданны рапс били, аз гына горчица да чәчкәннәр. “Исламгалиевлар” хуҗалыгы агрономы Сергей Андреев (әлеге һөнәрдә ул 12 елга якын) әйткәнчә, механизаторлар уракка 1 августта төшкән.
Урып-җыюда алты комбайн катнаша, икесе – яңа, быел гына алынган. Яңа комбайннарда эшләүче ике механизатор – Раушан Артыкбаев белән Айрат Гыйльметдинов үзара ярышып эшли кебек: әле берсе, әле икенчесе алга чыга.
Комбайннар ашлыкны суктырып бара, йөк машиналары аны ындыр табагына ташып тора. Андый машиналар биредә алтау.
Аграрийлар уңыш мул булсын өчен барысын да эшләгән, хәзер алар, ашлыкка бәя яхшы булыр, дип өметләнә.
Тулырак мәгълүматларны “Хезмәткә дан” газетасының 14 август санында укыгыз
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев