Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Урыссуга яз бер айга иртәрәк килгән

Баулы муниципаль раойны башлыгы Рамил Гатиятуллин хезмәтләр җитәкчеләре белән уздырган атналык киңәшмәдә урамнарны кардан арындыру мәсьәләсе каралды.

Киңәшмәдә катнашучыларга шәһәр урамнары фотосурәтләре күрсәтелде: кар баскан тротуарлар, юл читләрендәге кар көртләре, юллардагы колеялар, кар астында калган су агу торбалары. Төзекләндерү идарәсенә генә түгел, яннарында кар таулары булган башка предприятиеләргә дә шелтә белдерелде. Мәсәлән, "Уңайлы йорт" идарәче компаниясе һәм "Комфорт" ЧҖҖ тәнкыйтьләнде. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге тукталышларны кардан чистартасы бар.

Аннары күрше Ютазы районы административ үзәге - Урыссу бистәсе фотосурәтләре күрсәтелде. Урамнарында кар юк диярлек.

- Урыссуга яз бер айга иртәрәк килгән кебек, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов. Тик чынбарлыкта сәбәп башка: Урыссуда кыш буе урамнардан карны чыгару белән шөгыльләнгәннәр, һәр җомга көнне, бистә предприятиеләре техникасын җәлеп итеп, өмәләр уздырылган.

Район башлыгы Баулыда да кар чыгару һәм суүткәргеч торбаларны чистарту өмәләре уздырырга кушты. Сүз уңаеннан, киңәшмәдә федераль трассалар һәм җирле юллардагы суүткәргеч торбалар торышы турында да сүз булды. Фотосурәтләрне караганнан соң, Рамил Гатиятуллин борчылуын белдерде:

- Суүткәргеч торбаларны тиз арада ачмасак, юлларны югалтачакбыз.

Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсеннән Казан - Оренбург трассасы кураторы Илнур Мостафин суүткәргеч торбаларны подрядчы оешма чистартканын, проблема булырга тиеш түгеллеген әйтте.

Исергәп һәм Поповка авыл җирлекләрендә язгы ташуга каршы чаралар турында мәгълүмат тыңланды. Район башлыгы шулай ук торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлары җыелган кешеләр белән эшне көчәйтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев