Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Урам җыештыручылар баулыларны чисталык сакларга өнди

Шәһәр урамнары, парк һәм ял итү зоналары чиста булсын өчен, бик күп көч сарыф ителә. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре, көн саен шәһәр урамнарыннан дүрт кубометр чүп-чар җыеп, көнкүреш калдыклары полигонына илтә.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләренең эш көне иртәнге сәгать дүрттән үк башлана. Алар халык эшкә барганчы ук, урамнарны, юл тирәләрен чүп-чардан чистартып, себереп, тәртипкә китереп куярга өлгерәләр.

“Шәһәр урамнарында көн саен унбишләп кеше, ике яки дүрт берәмлек техника чүп-чар җыярга чыга, – дип сөйләде “Баулы-информ”га шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе баш инженеры Марсель Даутов. – Көн дәвамында 4-5 кубометр (бер трактор арбасы) чүп җыела. Баулылар, бигрәк тә яшьләргә мөрәҗәгать итәсебез килә, ял итеп утырганнан соң, артларыннан чүп калдырмасыннар иде.”

“Без иртә таңнан шәһәр урамнары чиста, кешеләргә матур һәм уңайлы булсын дип тырышабыз, – дип сөйләде урам җыештыручы булып эшләүче Альбина Миркулова. – Безнең хезмәтне дә хөрмәт итсеннәр иде.”

Марсель Даутов сүзләренчә, чүп-чарны читкә ыргыту гына түгел, ә пыяла шешәләрне ватып та юлга ыргытып китәләр. Шуның белән тирә-якны чүпләп кенә калмый, сәламәтлек өчен дә куркыныч тудыралар.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев