Төзекләндерүче ишегаллары исемлеге
Быел Баулыда берничә ишегалды территориясен төзекләндерү күздә тотыла. Ремонт “Безнең ишегалды” республика программасы буенча башкарыла.
“Безнең ишегалды” республика программасы буенча ремонтланачак объектлар исемлеге республика төзелеш министрлыгы сайтында бирелде. Документ Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белән килештерелгән.
Исемлектә түбәндәге адреслар буенча урнашкан ишегаллары бар: Зиновьев, 7-12, 14; Гоголь, 5, 5А, 15, 21, 22; Энгельс, 50, 52, 54; Горький, 4; Һади Такташ, 10, 13, 15, 29, 29А; Пушкин, 21, 45, 45А; Островский, 5; Нефтепровод, 1, 3-7, 44; Ленин, 18; Калинин, 40, 42, 44, 46, 48; Сәйдәшев, 3, 5, 19, 19А, 21; Чапаев, 21, 23; Октябрь мәйданы, 14; Киров тыкрыгы, 7.
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев