Үткәннәр турында онытмыйк
Бүген Хәтер һәм матәм көнендә баулылылар Бөек Ватан сугышының трагик вакыйгалары башланган көнгә хөрмәт йөзеннән Җиңү мәйданына җыелды. Сугышта катнашкан ветеран-нефтьче Иван Поликушин үзенең ул көннәр турындагы ачы хатирәләре белән уртаклашты. Баулылылар сугыш корбаннарын, шул исәптән туган якларына әйләнеп кайтмаган 8 мең 163 якташыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар...
Бүген Хәтер һәм матәм көнендә баулылылар Бөек Ватан сугышының трагик вакыйгалары башланган көнгә хөрмәт йөзеннән Җиңү мәйданына җыелды. Сугышта катнашкан ветеран-нефтьче Иван Поликушин үзенең ул көннәр турындагы ачы хатирәләре белән уртаклашты. Баулылылар сугыш корбаннарын, шул исәптән туган якларына әйләнеп кайтмаган 8 мең 163 якташыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев