Татарстан премьер-министры Баулыга эш сәфәренә килде
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Баулы муниципаль районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров озатуында, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында район предприятиеләре оештырган күргәзмәне карады, район Советы утырышында катнашты.
Баулы мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә “Татнефть», “Таграс” холдингы, “Алойл” компаниясе, район авыл хуҗалыгы идарәсе, Александровка спирт заводы, аграр көллият, он комбинаты, җиһазлар фабрикасы, “А.Ф.Әхмәтов” КФХ стендлары урын алды.
Предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре Татарстан премьер-министры Алексей Песошинга эш технологияләре турында сөйләделәр.
“Без бүген күргәзмәдә “Лилия” һәм “Теплица мини макеты” проектларын тәкъдим итәбез, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә аграр көллият укытучысы Рина Мөсифуллина. – “Лилия” биналарны яктырту өчен хезмәт итә, аның хәрәкәт датчигы бар. Теплица исә үсемлекләргә автомат рәвештә су сибүне тәэмин итә, анда үсемлекләргә оптималь булган яктылык саклана”.
Делегация Баулыда төзелә башлаган яңа завод стендына аеруча игътибар бирде. “Татнефть-Пресскомпозит” заводы шәһәрдә 200гә якын кешене эш белән тәэмин итәр дип күзаллана.
“Агымдагы ел ахырында Баулыда стеклоплатик торбалар җитештерү цехы ачу күздә тотыла. Торбалар Алабуга шәһәрендә соңгы биш елда кулланыла торган технология буенча җитештереләчәк”, – дип хәбәр итте “Татнефть-Пресскомпозит” җәмгыяте директоры урынбасары Айрат Хәлимов.
Күргәзмә белән танышканнан соң, премьер-министр Баулы муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш Баулы районының 2021 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланды.
Утырыш Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров чыгышы белән башланып китте. Ул районның узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, районда кече һәм урта бизнес үсеше турында сөйләде. Район администрациясе башлыгы районның илкүләм проектларны тормышка ашыруда актив катнашуын да билгеләп үтте һәм 2022 елга эш планнары турында бәян итте.
Алексей Песошин, республика тормышында актив катнашканнары өчен, илкүләм проектлар өлкәсендәге эшчәнлек өчен, баулыларга рәхмәт белдерде. Премьер-министр сүзләренә караганда, киләчәктә түбәндәге юнәлешләргә аеруча игътибар итү зарур:
- яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм яшьләр өчен эш урыннары булдыру;
– районның салым бурычы мәсьәләсе;
– Баулы районы территориясендә яңа производство ачу һәм үстерүгә инвесторлар эзләү;
– аграр тармак эшчәнлеген яхшырту мөмкинлекләрен эзләү.
“Баулыда көнүзәк мәсьәлә – су белән тәэмин итү, – дип сөйләде Алексей Песошин утырышта. – Хәзерге вакытта “Миңнегол” сусаклагычын реконструкцияләү буенча күләмле эш бара. Татарстан төзелеш министрына мөрәҗәгать итеп, Баулыда су белән тәэмин итү белән бәйле ремонт эшләрен контрольгә алуын сорыйм”.
Чыгышы ахырында, премьер-министр Баулы районы халкына, республика үсешенә өлеш керткәннәре өчен, тагын бер кат рәхмәт белдерде.
“Сезнең районның алга таба үсү һәм куелган максатларга ирешү өчен бөтен ресурслары да бар, – диде Алексей Песошин.
Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга һәм Баулы телевидениесе эфирыннан карарга мөмкин булачак.
Фото: М.Кандаурова, А.Идиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев