Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Томбарлысында җор сүзле, оста куллы ветеранны тәбрик иттеләр

Бүген Татар Томбарлысы авылында гомер итүче Гамир Хөббәт улы Юзаевка 90 яшь тулды. Аны авыл җирлеге башлыгы һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тәбрик иттеләр. Сүзгә шаян, эшкә оста юбиляр килгән кунакларга шат булды.

Бүген тыл һәм Хезмәт ветераны Юзаев Гамир абый яшәгән йорт кунаклар белән тулы булды. Балалары, сигез онык һәм ун оныкчыгы юбилярны котларга кайткан иде.
–Безнең бабай һәрвакыт кешеләр белән аралашып яшәде. Аны авылда да олысы- кечесе ярата, хөрмәт итә, – ди ветеранның килене Эльмира Юзаева. – Әтиебез кешелекле, эш сөючән, намуслы һәм алтын куллы балта остасы. Мин үзем балалар бакчасында эшләгәч, төрле күргәзмәләр ясарга да туры килде. Шул чакта ул безгә инде музейларда гына калган агач көянтәләр, агачтан читәннәр ясап бирде. Нәрсә сорасак, шуны ясый ала торган оста ул. Элегрәк тәрәзә кашагалары, рамнары, ишекләр дә ясаган. Авыл җирендә аның оста кулы тимәгән йорт бар идеме икән? Булса да, сирәк калгандыр минемчә. Инде онытылып барган балта остасы һөнәрен ул оныкларына да теләп өйрәтә. Кайсына балта- чүкеч сапларга, кайсына чалгы чүкергә өйрәтә ул.
Балалары һәм оныклары сүзләренчә, Гамир абый бүгенге көнгәчә хуҗалыгында үзе эшли. Бакча эшләрен ярата. Балалары, оныклары белән бергә яшелчә- җимешләр үстерә. Кызганычка каршы, кырык елдан артык бергә гомер иткән тормыш иптәше Зәлинә апа гына иртә дөньядан киткән. 
–Безнең җилкәләр аша күп авырлык үтте инде, – дип сөйләде Гамир абый үзе дә. – Әти- әниләр “Кызыл байрак” колхозын күтәрү өчен көч түктеләр. Аннары сугыш башланды. Алар башкарган эшләр барысы да бала-чага җилкәсенә төште. Колхозда нинди эш бар, барысын да эшләдек. Икмәк урдык, суктык, аны ташыдык та... Аннары агач эшләренә кулым баргач, мин колхозда ферма түбәрләре ябып йөрдем, идәннәрен ясадым. 
Гамир абый утыз елга якын авыл зиратында караучы да булып торган. Әлеге изге вазыйфасын ул узган елны гына яшьрәк буынга тапшырган.
–Гамир абый кебек кешеләр сирәк була, сирәк туа, – ди мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева. – Авыл бәйрәмнәре, Сабантуйлар, данлыклы Әбиләр Сабантуен үткәргән вакытта Гамир абый безнең алыштыргысыз ярдәмчебез, уң кулыбыз. Ул борынгы бәйрәмнәрнең тарихын яхшы белә. Ул гына да түгел, аларны үткәрү өчен бизәкләп көянтәләр ясап бирә, фольклор уеннар, фестивальләр үткәргәндә вак агачтан читәннәр ясап бирүчебез. Аның яшьләрдән калышмыйча җиңел итеп егетләрчә биюе генә дә ни тора! Без аңа тагын озак еллар авырмыйча яшәргә язсын дип телибез. 
Юбилее уңаеннан ветеранга истәлекле бүләк һәм ил башлыгының котлау хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев