Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Томбарлысында яшәүчеләр “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды

Бөек Җиңү көне алдыннан Татар Томбарлысы авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар һәм авыл җирлегендә үткәрделәр. Әлеге патриотик рухта булган чара ел саен Җиңү көне алдыннан оештырыла.

Чара барышында акциядә катнашучылар татар Томбарлысы авылында яшәүчеләргә Георгий тасмасының мәгънәсе турында да сөйләделәр. Җиңү символына әверелгән тасмадагы төсләрнең нәрсә аңлатуы хакында да әйттеләр.

– Без әлеге сугышта корбан булган бабайларыбызны истән чыгарырга тиеш түгел. Аларның гомерләре белән яуланган Җиңү көне бәйрәм генә түгел, ә тарихны өйрәнү, искә алу көне дә, – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева. – Мәсәлән, минем ике карт бабаем да Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Сәгыйтов Фәрәзетдин һәм Солтан Газизов – алар икесе дә киткәннәр һәм кире кайтырга насыйп булмаган.

Акцияне оештыручылар сүзләренчә, бигрәк тә өлкән буын кешеләре күз яшьләре аша якыннарын искә ала, Георгий тасмасын кадерләп күкрәгенә ала.

Фото: Динара Арсланова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев