Татар Томбарлысы мәчетендә авыз ачарга җыелдылар
Рамазан ае дәвам итә. Шәһәр һәм авыл җирлекләре мәчетләрендә авыз ачу мәҗлесләре үтә. Татар Томбарлысы авылының “Гали” мәчетендә дә ифтар узды.
Быел Татар Томбарлысы авылы мәчете өлешчә яңартылды, ремонтланды. Шулай итеп изге мәҗлескә килүчеләр өчен уңай шартлар тагын да күбәйде. Юыну, тәһарәт алу бүлмәләре яңа, идәннәре җылытылган, аш-су әзерләү бүлмәсе заманча итеп җиһазландырылган. Хәтта мәчеткә керү-чыгу юллары да ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым итеп эшләнгән, өстәмә утлар куелган. Мәчеттә җылы, якты.
– Игелекле эшләр өчен афишалар кирәкми. Ачык ишекләр һәм ихлас ният җитә, – ди авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева. – Мәҗлесебез кунаклары арасында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов, мәчетебезне төзекләндерүгә ярдәм итүче иганәчесе, авылдашыбыз Вәсил Гайнуллин да бар иде. Зур дәрәҗәдәге бу чараның аш табынын актив тормыш позициясе булган апалар әзерләделәр. Аларга зур рәхмәт. Алдагы ифтарларда да очрашырга насыйп булсын.
Азаннан соң кунаклар кичке аш белән сыйландылар. Очрашу җылы аралашу, танышу, эшләрне уртаклашу белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев