Татар Томбарлысы зиратында зур өмә оештырдылар
Санитар-экологик икеайлык кысаларында авыл җирлекләрендә дә өмәләр дәвам итә. Шушы көннәрдә Татар Томабарлысы авылы зиратында да зур өмә узды. Күмәк һәм изге эшкә авыл халкы күпләп катнашты.
Өмәдә бик күп кеше катнашты, бик күп эш эшләнде, – дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова. – Якыннарының, туганнарының каберләре тирәсен яхшылап чистартып, җыештырдылар. Чүпләрне махсус капчыкларга тутырдык, аларны чүп машинасы алачак. Киселгән вак куак һәм агач ботакларын бер урынга өеп куйдык, аларны җае чыккач, түгәчәкбез.
Өмәне оештыручылар сүзләренчә, халык өмәләргә бик актив һәм җаваплы карый. Бигрәк тә зиратлар, чишмәләр турында сүз барса. Бу юлы да һәр кеше эш коралы белән килде.
– Агачлар да кисәсе булгач, бензин пычкылары да, гади пычкы-балталар да кирәк, – ди җирлек башлыгы. – Халык барысын да үзе белән алып килде. Бер кеше дә тик тормады, җитез һәм тиз эшләдек. Катнашучыларга рәхмәт. Иң яшь катнашучыбыз да бар, ул – Илсаф Сәмигуллин.
– Безнең әби-бабайлар, туганнарыбыз монда җирләнгән. Бу урын – барыбызның да мәңгелек йорты, зиратларыбыз чиста булып торсын, мәрхүмнәребезнең рухлары шат булсын. Авыл зиратларын төзек һәм чиста тоту – ул безнең, исән кешеләрнең бурычы, – диләр бер тавыштан Идрис Сәхипгәреев, Рәис Галимҗанов.
Әйтергә кирәк, яшьләре өлкән булса да, Идрис абый белән Рәис абый икесе дә һәр өмәдә актив катнашалар. Зиратларны коймалаган вакытта да аларның өлеше зур булган.
Фото: Татар Томабарлысы авыл җирлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев