Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Татар малае” бәйгесе

Балалар бакчалары арасында “Татар малае” муниципаль бәйгесе тәмамланды. Әлеге конкурста шәһәрнең сигез, авыллардан Исергәп һәм Кызылъяр балалар бакчалары катнашты. Барлыгы ун бала осталыкта, татар телен белүдә көч сынашты. Чара Баулының 12нче санлы балалар бакчасында булды.

Быел конкурслар Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елына һәм Россиядә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Конкурс ике турдан торды. Кечкенә бәйгечеләр үзләре, гаиләләре, туган телгә булган мәхәббәтләре, татар халкының мәдәнияте һәм мавыгулары турында сөйләделәр, үзләренең туган телләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.

– Бәйгедә катнашкан һәр баланың ныклы әзерлек белән килгәнен билгеләп үтәсем килә, – дип сөйләде жюри әгъзасы, район мәгариф бүлеге методисты  Ольга Сәхипгәрәева. – Катнашучыларның костюмнары, үз-үзләрен тотышлары соклану уятты. Чыгышлары да истә калырлык иде.

Беренче урынга “Виктория” балалар бакчасыннан Данир Гайнетдинов лаек булды. Икенче урынны – “Рябинка”, “Бәләкәч” һәм “Алтынчәч” нәниләре, өченче урынны “Алсу”, “Ромашка”, “Колокольчик”, “Аленка” балалар бакчаларыннан катнашучылар алды. Ә милли традиция һәм телләрне саклау номинациясенә Исергәп һәм Кызылъяр авылыннан килгән нәниләр лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев