Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Татар кызы-2026

Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортында “Татар кызы-2026” республика бәйгесенең зона туры узды. Шулай итеп, зона турына старт бирелде. Сәхнәдә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы биш районның иң лаеклы вәкилләре очрашты: Әлмәт, Чирмешән, Ютазы, Баулы һәм Лениногорск. Баулы районы данын Аделина Җәлилова яклады.

Бәйгедә катнашучы кызларның һәрберсе “Татар кызы” дигән горур исемгә лаек булуын исбатларга килгән. Бу бит гадәттәгечә матурлык бәйгесе генә түгел, ә акыл, сәләт һәм иң мөһиме, күңел байлыгы бәйгесе! Проектның төп идеясе – борынгы традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм, әлбәттә, татар телен саклау һәм үстерү. Әлеге бәйге татар халкының уникаль мәдәни мирасын саклап калуга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга юнәлдерелгән.

Район башлыгы исеменнән барлык катнашучыларны һәм кунакларны мәдәният идарәсе җитәкчесе Роза Галиева җылы сәламләде һәм уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, ярышлар барышында катнашучыларны бик күп кызыклы һәм катлаулы биремнәр көтә. Аларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә, тапкырлыгын һәм белемен, зыялылыгын күрсәтергә, шулай ук традицион татар ризыклары әзерләп, жюрины кулинар сәләтләре белән гаҗәпләндерергә кирәк булачак.

Аделина Җәлилова Тимирязев исемендәге Казан инновацион университеты студенты, читтән торып укый. Ул башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыяллана. Аделина бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында сәркатип булып эшли.

– Миңа үз эшем ошый, мәдәният өлкәсендәге барлык чараларны күзәтеп барам, аларда катнашырга тырышам, – ди Аделина. – Конкурс турында да мин нәкъ эштә белдем. Миңа бу чарада катнашырга тәкъдим иткәч, шатланып ризалаштым. Бәйгегә әзерлек шактый тиз барды, минем остазым ярдәмендә барысы да бик яхшы узды. Конкурска мине “Нур” нәфис сүз студиясе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина әзерләделәр. Миңа алар белән эшләү бик ошады, чөнки алар чыннан да үз эшләренең остасы.

Конкурс турында әйткәндә, без 6 этап уздык. Башта кызларга үзләре турында сөйләргә кирәк иде, ягъни “Визитка”. Аннары иҗади этап, ул миңа барыннан да бигрәк ошады, кызлар җырладылар, биеделәр, ә мин Ильяс Гәрәевнең “Туган тел турында” монологын сөйләдем. Өченче этапта кызлар үзләре әзерләгән татар милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Алга таба безне интеллектуаль этап көтте. Бу этапта беренче чиратта татар телен саф белүенә игътибар иттеләр, туган телдә фикерләүгә корылган әңгәмә кордык. Аннары “Дефиле” этабы узды – үзеңне сәхнәдә тоту, төз тору, елмаю исәпләнде. Йомгаклау этабында милли кием тәкъдим иттек. Без Сөембикә образын сайладык һәм ялгышмадык дип уйлыйм. Барлык кызлар да үз районнарын лаеклы тәкъдим иттеләр, төрле гаиләләрнең гореф-гадәтләре турында ишетү, милли костюмнар һәм иҗади номерларны күзәтү күңелле булды. Минемчә, жюри әгъзалары барлык катнашучыларны лаеклы бәяләделәр һәм гадел бәя бирделәр.

Компетентлы жюри алдында бик катлаулы бурыч куелды: традицияләрне һәм тарихны белүгә, татар телендә оста сөйләшүгә, карашларның киңлегенә, шулай ук һәр катнашучының нәфислегенә игътибар итү, сәләт һәм сөйкемлелеген бәяләү.

– Аделина шундук жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте. Ул башка конкурсантлардан үзенең сөйкемлелеге һәм үзен тыйнак тотуы белән аерылып торды, – ди жюри әгъзасы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина. – Һәр номинациядә чыгыш ясап, татар кызлары үзләренең тыйнаклыкларын, горурлыкларын һәм шул ук вакытта гадилекләрен күрсәттеләр. Аделинаның үткен җаваплары, туган телендә матур аралаша белүе, үз фикерен дөрес әйтә белүе ошады.

– Аделина Җәлилова нинди генә номинациядә чыгыш ясаса да, аның чыгышлары үзенчәлекле, ниндидер аерым сәләте белән игътибарны җәлеп итте. Татар костюмнарындагы дефиле вакытында ул үзенең заманча стильләштергән күлмәге белән дә аерылып торды, – дип сөйләде жюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова. – Сөембикә көчле әзерлек таләп иткән образ. Бик оста чыгыш ясады. Татар халык ашларын тәкьдим иткәндә ул үз куллары белән әзерләгән гөбәдияне матур итеп презентацияләде.

Алда-финал! Әлеге зона турында җиңүчеләр “Татар кызы-2026” финал бәйгесенә юллама ала һәм безнең төбәк исеменнән чыгыш ясаячак. Финалда Чирмешән районыннан Эльвина Әфләтуновага, Баулы районыннан Аделина Җәлиловага һәм Әлмәт районыннан Зәлина Захаровага уңышлар телик.

– Казанда булачак ярымфинал турында шуны әйтә алам: бу бик катлаулы этап, чөнки анда бөтен Татарстан кызлары катнашачак, – ди Аделина. – Шуңа күрә без бөтен көчебезне куярга тырышачакбыз. Эш күп, ә алда безне җитди әзерлек көтә.

Фото: Шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев