Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Татар Кандызы халык театры бу сезонда да сәхнәдә

“Илһам” Татар Кандызы халык театры бу сезонда да тамашачыларны сәхнә әсәрләре белән сөендерә. Җирле артистлар инде үз авылларында комедия күрсәткән, шушы көннәрдә тирә-як авылларда да тамашачы хозурына ике пәрдәлек комедия куячаклар.

Быел “Илһам” театры артистлары Рәфис Фазылҗанның “Утыр әле яннарыма” дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясен сәхнәләштергән.

– Мәдәният йортының матур тарихының бер өлеше булган халык театрын һаман яшәтәсе, яшәртәсе килә. Бу исем кайчандыр алынган икән, аны горур рәвештә, тырышып шул дәрәҗәне төшермичә тотарга да кирәк. Халык театры исемен тотар өчен, әлбәттә, тырышырга, төрле таләпләрне үтәргә кирәк, – ди Татар Кандызы мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов. – Быел да уртак тырышлык белән бу эшне дәвам итәбез. Тамашачы һәрвакыт татарча сәхнә әсәрләрен кызыксынып, яратып караган. Замана үзгәрсә дә, татар театрын яратучылар бар, заллар буш түгел.

Бу сезонда да Татар Кандызы халык театрында режиссер Луиза Шакирова җитәкчелегендә Илүзә Сәмигуллина, Айрат Хөсәенов, Алим Шакиров, Лиана Хөсәенова, Розалина Нуретдинова, Венера Заниевалар үз рольләрен оста башкаруга ирешкәннәр.

Айрат Хөсәенов сүзләренчә, Татар Кандызы халык театры чыгышын шушы көннәрдә Татар Томбарлысы, Бөгелмә районының Димескәй, Оренбург өлкәсенең Керәжле авыллары тамашачылары күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев