Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Татар Кандызы мәктәбе укучылары парламент сәгатенә җыелды

Татарстанда 16-28 февраль көннәрендә парламент сәгатьләре үтә. Быел алар барлык мәктәпләрдә дә республикада игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана. Шундый парламент сәгате Татар Кандызы авылында да узды.

Татар Кандызы мәктәбенең тарих фәне укытучысы Роза Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт hәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!” дигән темага парламент сәгате үткәрде. Дәрес Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның каhарманлыгы, тылда эшләгән әбиләребезнең тырышлыгы, колхозларда, заводларда эшләгән яшүсмерләрнең батырлыгы турында сөйләде. Җир йөзендә һәрвакыт ниндидер сугышлар, бәрелешләр булып торуын әйтеп үтте. Батырлык дәресе барышында Бөек Ватан сугышы елларында фашистларнын илебезгә күпме зыян китергәне хакында цифрлар белән дәлилләр китереп аңлатты.

Дәресне оештыручы Роза Гамир кызы шулай ук Әфганстан сугышында, Чечня сугышында, Сирия сугышында, грузин-абхаз, грузин-осетин конфликтларында катнашкан 21 авылдашлары, сугыш ветераннары турында укучыларга сөйләде. Махсус хәрби операциядә hәлак булган авылдашлары Илнур Хәбиров, Илшат Әхмәтҗанов, Айнур Масалимов кебек батыр йөрәкле солдат егетләрне бер минут тынлык белән искә дә алдылар.

– Яраланып кайтучыларга, исән-сау терелеп, тыныч тормышта үз юлларын табуларын телик, укучылар. Ә инде бүген дә сафта булган 8 авылдашыбызга гаиләләренә исән-сау кайтуларын телик, кулдан килгәнчә ярдәм итик, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашыйк.

Укытучылар сүзләренчә, барлык сыйныф укучылары да мондый батырлык дәресләрен яраталар, бик игътибар белән тыңлап, актив сораулар биреп катнашып утыралар.

Фото: Роза Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев