Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылында йорт юбилеена җыелдылар

Соңгы елларда шәһәр һәм авыл җирлекләрендә дә күп катлы йортларның юбилей бәйрәмнәрен билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Шундый бәйрәмнәрнең чираттагысы Татар Кандызы авылында билгеләп үтелде.

Йортта озак еллар гомер иткән өлкәннәр, бала- чага бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алды. Бәйрәм чарасын авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыбуллин ачып җибәрде. Биредә гомер итүчеләр күршеләрнең дус- тату булуларын, йортны җыйнак һәм матур итеп тотуларын искәртеп, мактап үтте.

– Әлеге йортта без төзелгәннән бирле яшибез, – дип сөйләде Сәкинә апа Вәлтиева. – Бүгенгедәй күз алдымда, өч бүлмәле фатир бирү көне. Иптәшем 42 ел буе “Южный” совхозында инженер булып эшләде. Үзем төрле эшләр башкардым. Сыер да саудым, бозау да карадым, идән дә юдым. Фатирга күчкән ваккытта өч балабыз бар иде инде. Биредә бишәү булдылар. Кичә йортның юбилеен зурлап үткәрүләренә бик шат булдык. Безнең өчен зур бәйрәм булды.

Котлаулар төрле уеннар белән дә кушылып барды. Иң кызык, иң җанлы почмак - ярышлар үткән урын булды. Биредә кашыкка йомырка куеп йөгерү, зур олтанлы киез итекләр киеп тизлеккә ярышу кебек уеннар бер кешене дә битараф калдырмады.

Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәмне моңлы җырлар, дәртле биюләр белән бизәде.

 

Фото:Айрат Хөсәенов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев