Татар Кандызында имамнар җыелышы үтте
Ай саен Баулы районы мөхтәсибәте җитәкчелегендә районның бер авылы мәчетендә күчмә җыелыш үткәрелә. Бу юлы имамнар җыелышы Татар Кандызы авылында оештырылды. Чарага көньяк -көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, якын-тирә мәхәлләләрдән 11 имам һәм егермегә якын Кандыз авылы картлары килде.
Марат хәзрәт Мәрданшин Татарстан мөфтиятенә 25 ел булу уңаеннан республика мөфтиенең котлавын җиткерде, Россиядәге барлык мәчетләрнең 26 проценты нәкъ менә Татарстан мәчетләре булуын ассызыклады. Мәчетләр каршында дини белем алу мөмкинлекләре киңәю сәбәпле сөенечен белдерде.
Җыелышның эшлекле өлеше башланганчы вәгазьләр сөйләнде. Татар Кандызы авылы мәчетендә быел башкарылган эшләр хакында авыл имамы Инзил хәзрәт Имаметдинов сөйләп үтте. Мәчеттә тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган, тәһарәт алу бүлмәсе эшләнгән. Киләчәктә идәннәрне яңарту күздә тотыла.
Җыелышның эшлекле өлеше барышында авыл җирлекләрендә корбан гаетләре уздырылуга, балаларның җәйге яллары вакытында мәчеттә үткәрелгән атналыклар эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Октябрь аеннан мәчетләрдә диния нәзәрате тәртипләре буенча алып барылучы укулар башланып китүенә әзерлек, квартал саен һәм еллык отчёт ( хисап) ясау эшләре хакында сөйләштеләр.
- Иң авыр һәм четерекле мәсьәләләрнең берсе - кышкы ягулык сезонына әзерлек, - диде Әнвәр хәзрәт Хәмитов. - Татар Кандызы, Мортаза авыллары мәчетләренә газ үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, кышкы сезонда алар электр белән җылытыла. Ә Уба авылы мәхәлләсен бүгенге көндә электр белән җылыту мөмкинлегебез дә юк. Әмма киләчәктә, уртак көч, зур теләк белән бу эшләрне дә башкарып чыгарбыз дип ышанам.
Җыелышка килгән һәр кеше хаҗдан кайткан зәм-зәм суларыннан авыз итте. Сүз уңаеннан, киләсе җыелыш Уба авылы мәчетендә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев