Сырдарья Шәмсуарова: “Өй тулы шәфкать туташы, алар миңа чирләргә ирек бирми”
Исергәп авылында яшәүче Шәмсуаровлар гаиләсендә сигез баланың дүртесе шәфкать туташы һөнәрен сайлаган.
Шәфкать туташларына атап җырлар, әсәрләр, шигырьләр иҗат ителү бер дә гаҗәп түгел. Шул юнәлештә эшләгән кешеләр белән аралашкач, әлеге һөнәрнең күпкырлы булуын тагын да ныграк аңлыйсың. Кайвакыт хәтта, медицина белеме булуы өстенә, тәмле тел, матур һәм ачык мөгамәлә дә авыруларга савыгырга ярдәм итә.
– Гомерем буе табиб, шәфкать туташлары булып эшләгән һөнәр ияләренә хөрмәтем зур булды, – ди Исергәп авылында яшәүче Камил агай. – Кешелек өчен һәр хезмәт, бар төрле эш тә мактауга лаек. Тик медицина өлкәсе бигрәк тә җаваплы. Өлкән кызыбыз Айгөлнең шәфкать туташы һөнәренә укырга барам диюен сөенеп кабул иттек. Безнең зур нәселебездә бу һөнәр ияләре юк иде.
Айгөл Латыйпова, 1990 елда Октябрьский медицина училищесын тәмамлап, Баулы үзәк хастаханәсенә кардиология бүлегенә палата шәфкать туташы булып эшкә кайта.
– Беренче эш көнем төнге сменага эләкте, – дип искә ул көннәрне Айгөл Латыйпова. – Бүгенгедәй хәтерлим: бүлектә 55 авыру, күбесе инфаркт кичергән, ике интенсив палата. Дежур табиб һәм мин – әле яңа гына укып килгән 18 яшьлек бала. Хәзер булса, бу кадәр җаваплылыкны үз өстемә алып калырга куркыр идем. Ул чакта кардиология бүлеге мөдире бик тәҗрибәле табиб Нәфисә Габдулловна иде. Миңа Халидә Сафина, Мария Ширкина, Ринат Шәфыйков, Надежда Леванова, Миңлебикә Шәфыйкова, Игорь Попов, Евгений Сергеев, Нина Чурикова кебек табиблар белән эшләргә туры килде. Алар – район тарихында матур эз, исем калдырган табиблар. Кызганыч, аларның күбесе хәзер безнең арада юк. Аннары балалар поликлиникасында “фильтр” кабинетында эшләдем.
Бүгенге көндә Айгөл Камил кызы, үз бизнесын ачып, шунда уңышлы гына эшен дәвам итә.
Шәмсуаровлар гаиләсендә икенче кыз бала Айназ Зарипова да, апасы Айгөл үрнәгендә, Октябрский шәһәренең медицина училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә Баулы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы булып эшли.
– Мин, 1992 елда медучилище тәмамлап, Баулы үзәк хастаханәсенә кайттым. Беренче көнне үк хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә килдем. Быел минем биредә эшли башлавыма утыз ел була, – ди Айназ үзе турында. – Тату, зур, бер-берсенә һәм авыруларга ярдәм итәргә ашкынып торган коллективта шулай озак еллар эшләвем белән мин бәхетле. Эшли башлаган елларда хирургия бүлеген Татарстанның атказанган хирургы Исхак Шагали улы Исмәгыйлов җитәкли иде. Ул – белемле, сабыр, тыныч, авыруларга игътибарлы булуы белән дә зур хөрмәткә лаек кеше. Кеше гомерләре өчен көнен дә, төнен дә кызганмый иде. Шулай ук табиб хирург Носач Валерий Николаевичны районда белмәгән кеше юктыр. Хирургия бүлегендә эшләү дәверендә Минхәт Рәфкать улы Сәфәров турында да әйтми китә алмыйм. Кызганыч, арабыздан вакытсыз китте. Әле тагын күпме гомерләрне саклап кала алган булыр иде ул.
Айназ Зарипова сүзләренчә, үзәк хастаханәдә эшләүче табиблар – бер гаилә кебек. Хирургия бүлеге шәфкать туташы – хирургның уң кулы. Баш табиб урынбасары, табиб-уролог Евгений Сергеев, хирургия бүлеге мөдире табиб-хирург Гарахан Аджалов, Отамурад Холмуратов, Давлатер Гуломов, Фәйзи Рашит Фәйзи улы, озак еллар отоларинголог булып эшләүче табиб Гөлнара Леонтьева, табиб-гинекологлар – Татьяна Павлова һәм Әлфия Макаримова, анестизиолог Булат Әхмәдъянов – һәрберсе үз эшләренең осталары.
– Безнең бүлектә төрле операцияләр үтә – гинекология, урология, травмотология, лор авырулары буенча, бала табу бүлеге һәм башкалар. Өч дистә ел эшләү дәверендә һәр табибның холкын, аларны хәтта күз карашларыннан да аңлый башлыйсың, – ди Айназ Зарипова. – Шул еллар эчендә күпме пациентлар безнең куллар аша үткән. Гади генә булып тоелган операциядә дә көтелмәгән катлаулы хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Төрле хәлләр булды, бер-икесен генә булса да сөйләп китәм. Бала табу бүлегеннән дүртенче сабыен табарга әзерләнгән бер хатынны тиз генә операциягә әзерләргә туры килде. Үзе табигый юл белән бала табарга тиешле ханымның хәле кинәт авыраеп киткән иде. Бары тик кесарев кисеме белән таптыру баланы да, әни кешенең дә гомерен саклап калачагы билгеле булды. Мин үзем дә күп балалы гаиләдән. Әнисез калган балаларын уйласаң да, йөрәк әрнешеп куярлык. Бу юлы операция аеруча бик катлаулы булды, шулай да уңышлы төгәлләнде. Шул мизгелләрдә сөенгәннәремне белсәгез!
Айназ Камил кызы сүзләренчә, тагын бик авыр минутлар була – ул үз туганыңны яки әти-әниеңне операция өстәлендә күрү.
– Шул мизгелләрдәге хәлне бер сүз белән дә аңлатып булмый, – ди ул.– 2006 елда үземнең әтиемә операция вакытында катнаштым. Наркоз бирелде, операция уңышлы гына барган вакытта әтинең йөрәге тибүдән туктады. Табибларның белеме, тизлеге ярдәме белән әтинең йөрәк эшчәнлеге кире кайтты. Миңа, шәфкать туташы буларак, паникага бирелергә ярамый, эшне дәвам итәргә һәм Аллаһы Тәгаләдән әтиемә гомер бирүен сораудан башка чарам юк иде. Табибларның операцияне тәмамлап, бар да уңышлы дигән сүзләрен ишетү зур бәхет булды. Нинди генә хәлләр кичермәдек, иң авыры – кеше гомере өзелгәнен күрү, коткара алмау, чарасыз калу. Кызганыч, табиблар да кулларыннан килгәннең барсын да эшләгән очракта да төрле хәлләр булырга мөмкин. Аларның барысын да язып та, сөйләп тә бетереп булмый.
Шәмсауровлар гаиләсендә бишенче бала булып туган Инзирә Инсаповага да шәфкать туташы булып эшли башлау җиңел булмаган. Бүгенге көндә ул Когалым шәһәрендә тернәкләндерү бүлегендә балаларның күзләрен дәвалау кабинетында шәфкать туташы булып эшли.
– Әлеге эш авыр гына түгел, эмоциональ яктан да көчле булуны таләп итә, – ди ул. – Бу юнәлешне сайлаган вакытта зур җаваплылык икәнен аңларга кирәк, шәхси вакытың белән санашып тора алмыйсың, сабырлык кирәк. Мин укып бетереп кайткан вакытта, күзләрне дәвалау бүлеге һәм онкология бүлегенә бер сменада ике бүлеккә бер шәфкать туташы кала иде. Яшермим, авыр булды. Беренчедән, онкология бүлегендә эшләр өчен, белем генә түгел, психик яктан нык булу кирәк. Район зур түгел, күбесе таныш кешеләр. Һәм шул танышларга санаулы көннәр генә калганын аң кабул итә алмый. Андый авыруларны алып калу өчен, кызганыч, медицина көчле түгел шул. Балалар да, яшьләр дә бу авыруның корбаны булырга мөмкин. Эшләгән вакытта төрле хәлләр була. Бер генә хәлне сөйлим, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк. Шулай төнге сменам, төн уртасы. Бер бабайның хәле бик авыр иде. Аны гел караштырып торам. Беләм һәм сизәм: ул төнне чыга алмаячак. Бабай шундый сабыр, ягымлы һәм түзем булды. Шәфкать туташларына, табибларга хөрмәте зур иде. Шулай өстәл янында авыруларның тарихын язып утырам, табиб язып калдырган дәвалау курсларын карап утырам. Җилкәмнән кемдер җиңелчә генә кагылды да, “кызым, рәхмәт, сау бул, мин китәм инде” дигән тавышка сискәнеп киттем. Янымда бер кеше дә юк. Палатага йөгереп кердем, бабай минем кулда җан бирде. Белмим, бабакай минем белән шулай саубуллашты, ахрысы. Эшләү дәверендә төрле хәлләр булды. Барысы да йөрәккә якын алына.
Инзирә Инсапова сүзләренчә, соңгы бер-ике елда, пандемия сәбәпле, кызыл зонада эшләргә дә туры килгән.
– Мин дә апамнар эзе буйлап, Октябрьский медицина көллиятен (училищедан көллияткә әйләнде) 2009 елда тәмамладым, читтән торып Эстәрлетамакның физкультура институтының адаптив физкультура белгечлеген тәмамладым, – дип сөйләде Шәмсуаровларның гаиләдә сигезенче булып туган кызлары Гөлсем. – 2009 елдан 2015 елга кадәр Октябрьский шәһәре хастаханәсендә хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләдем. Аннан шәхси клиникага күчтем. Бүгенге көндә декрет ялында. Кызыма бер яшь.
– Шөкер итеп яшим, – ди Сырдарья апа балалары өчен сөенечен яшермичә. – Аллаһка мең шөкер, киленебез Гөлшат та шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән. Бүгенге көндә бер оныгым Чебоксар шәһәренең медицина университетында өченче курсында белем ала. Тагын ике оныгым быел медицина училищесына укырга керегә җыеналар. Балаларыма тел ачкычлары, иман байлыгы, авыр эшләрендә сабырлык теләп яшим. Алар миңа да авырып китәргә ирек бирмиләр әле (көлә). Әз генә чирләп китсәм дә, хәзер диагноз куялар, җыйнаулашып сөйләшәләр дә, дәвалау курслары билгеләнә, кайсы укол кадый, кем система куя, кан басымы үлчәнгән, дару төймәләре эчелгән була. Кыскасы, алар безгә чирләргә дә ирек бирмиләр.
Бүгенге көндә Шәмсуаровлар балалары, оныклары өчен сөенеп, парла гомер йомгагын сүтәләр. Сигез баланы укыту, аякка бастыру, әлбәттә, җиңел булмаган. Чөнки бер үк вакытта икешәр-өчәр студент укыган чаклар да булган.
ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев