Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сугыш чоры баласына — 90 яшь

Миңнегол авылында яшәүче Әнисә Галимова балалары һәм оныклары белән 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Әнисә апа, башка чордашлары кебек үк, ачлык-ялангачлык күреп, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар авырлыгын татып үсә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була, кыз кечкенәдән эшкә җигелә.
"Бала чагыбыз булмады безнең. Гомер буе, көн дими, төн дими, хезмәттә булдык," — ди Әнисә апа.
Әнисен юбилее белән котларга кайткан кызы Алина апа да шул фикерне әйтте:
"Безнең әни бик тырыш, эшчән, бер эштән дә курыкмый, — ди Алина Сәмигуллина. — Ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә, бакча эшен дә эшләде. Үз вакытында урманда утын да кисте, печән дә чапты. Бергәләп урманнан ат белән утын алып кайткан чаклар әле дә истә. Әниебез бик кунакчыл, бала җанлы. Безнең өчен дөньядагы иң яхшы әни ул".
Әнисә апа озак еллар фермада эшләгән, гомуми хезмәт стажы 41 елдан артып китә.
Ике дистә ел элек бер-бер артлы улы Фәритне, тормыш иптәше Фатихны җирләп, авыр кайгылар кичерсә дә, яшәү дәртен югалтмаган Әнисә апага сокланмый мөмкин түгел.
Бүгенге көндә ул улы Фәнис, килене Гөлшат, оныгы Булат белән гомер итә.
"Киленем түгел, кызым ул миңа. 13 ел бергә тату яшибез, 13 тапкыр да үпкәләшкән юк", — ди җор телле юбиляр.
Гөлшат та Әнисә апа турында бары яхшы фикердә.
"Үз әнием кебек яратам әнине, — ди ул. — Ул бик ягымлы, ачык йөзле, ярдәмчел. Чирләмәсен берүк".
Әнисә Әхмәтгәрәй кызы олуг юбилеен иң якын кешеләре — балалары, оныклары — белән билгеләп үтте. Аны Татар Томбарлысы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов та тәбрик итте, илебез президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды. Юбилярның котлауларга бик тә күңеле булды.
"Путин тиклем Путин котлады бит", — ди ул, сөенеп.
ФОТО: Татар Томбарлысы авыл җирлеге, шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ