Сугыш чоры балаларына күчтәнәчләр тараттылар
Сукырлар җәмгыятенең Баулы бүлегендә сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр. Җәмгыятьтә бу категориягә керүче егермедән артык кеше бар.
Сукырлар җәмгыятенең Баулы бүлегендә тормыш кайный. Аның әгъзалары район, республика чараларында, спорт ярышларында актив катнашалар. Бәйрәмнәрне һәм төрле даталарны бергә билгеләп үтү дә күркәм традициягә әверелгән. Җиңүнең 80 еллыгын да алар җылы һәм истәлекле итеп каршы алырга әзерләнәләр.
– Сукырлар җәмгыяте әгъзалары булган сугыш чоры балаларына азык-төлек җыелмалары өләштек. Безнең җәмгыятьтә бу категориягә керүче 21 кеше бар, – дип мәгълүмат бирде сукырлар җәмгыяте рәисе Ольга Лыкова. – Үзләре килә алганнары килеп алды, килә алмаганнарның өйләренә илттек. Азык-төлек җыелмаларында сөт продуктлары бар иде, үзебез исә тәм-томнар, ярмалар сатып алдык. Без Баулы сөт заводы җитәкчесенә бик рәхмәтле. Барысы да канәгать калдылар.
Ольга Лыкова сүзләренчә, сукырлар җәмгыяте әгъзалары Җиңүнең 80 еллыгына багышланган стена газеталары әзерләгәннәр. Аларда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар турында язганнар.
– Без Баулыда яшәүче дүрт сугыш ветераны өчен стена газетасы ясадык, – дип сөйли Ольга Николаевна. – Безнең бит җәмгыятьтә өлкән буын да, яшьләр дә бар. Шулай итеп без үсеп килүче буынга үзебезнең геройларыбыз турында сөйләргә тиеш. Шулай ук быел без Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Мондый юбилей хөрмәтенә альбомнар ясадык. Бу альбомнарда безнең җәмгыять тормышы чагыла. Шушы көннәрдә Сиринә Миңнегази кызы Миңнеәхмәтованы юбилее белән дә котладык, аңа бүләк, Рәхмәт хаты белән чәчәкләр бүләк иттек. Ул – Баулыдагы сукырлар җәмгыяте оешмасының беренче рәисе. Җәмгыятьтә эшләгән елларында Сиринә Миңнегази кызы үзен тәҗрибәле, грамоталы кеше итеп күрсәтте. Аның үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә без зур эшләр башкара алдык, районыбызның сукыр кешеләре өчен ел әйләнәсе күп чаралар үткәрелде. Шуның белән без бу категория кешеләренең тормышын кызыклы, кирәкле итәбез һәм яңа көнгә өмет уятабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев