Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шифалы Баулы чәе

Баулы үзәк китапханәсендә “Шифалы Баулы чәе” дип исемләнгән кичә булды. Ветеран укытучы Әнисә Биктимерова үләннәрдән чәйләр әзерләү буенча осталык дәресе үткәрде. Чараны Бөтендөнья татар когрессы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәләре Баулы үзәк китапханәсе белән берлектә оештырды

Педагогия хезмәте ветераны Әнисә Биктимерованы баулылар шифалы үләннәрдән төрле чәйләр әзерләү остасы буларак та яхшы белә. Ул бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә.
“Әнисә апа бик тәҗрибәле кеше, аның белгәннәре үзе бер китаплык. Аның тәҗрибәсен мөмкин кадәр күбрәк кеше белгән саен яхшырак. Оста кешеләр барында, ул эшләрне өйрәнеп калырга кирәк.  Шуңа күрә без елны шундый очрашу белән башлап җибәрергә булдык”, – дип сөйләде “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова. 
“Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм җыйганда, Әнисә Солтановна күп итеп шифалы чәйләр алып килде, безгә аларны әзерләү турында да сөйләде. Без  аларны, “Туган як чәе” дип язып, йөздән артык пакетка тутырып җибәрдек.  Шул вакытта, шифалы чәйләр әзерләү буенча осталык дәресе үткәрергә кирәк, дигән уй килде башка”, – ди “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина.
Әнисә Биктимерова кичәгә килүчеләр өчен бик тә файдалы осталык дәресе үткәрде. Үләннәрне җыю бер нәрсә, аннан тәмле дә, шифалы да чәйләр әзерләү шактый мәшәкатьле эш.
“Табигатьтә, аяк астыбызда үскән шифалы үләннәрнең барысы да – Раббыбыз безгә сихәт өчен биргән могҗиза, – дип сөйләде Әнисә Биктимерова. – Мин күп төрле чәйләр әзерлим. Иң элек иван-чәй җыя башлаган идем. Ферментация үткәреп, чәйләр әзерләдем. Мин аны төрлечә ясыйм. 24 сәгать төреп, парландырам. Аңардан тәмле ис килә башлый. Аннан соң шуннан колбаса ясыйм, аны эмаль савытка салам. 60 градус мичтә яки саунада киптерәм. Аннары кура җиләге чәе дә бик шәп. Аның яфрагын көз җитәрәк, август ахырында, чыклар кибеп, төш вакыты җиткәндәрәк җыярга кирәк. Мин урман янында яшим бит. Үләннәрне җыеп алып кайтам да, җәеп куеп, шуларга карап рухланам. Аннары кишернең иң матур, яшь яфрагыннан да чәй ясыйм. Юып, чүпрәк өстендә киптереп, ваклап, нык кына төреп куясың. Тик ул кишер яфрагы, ферментация үткәрмәсәң, тәмле түгел. Кишерне кырып та чәй әзерлим. 
Бөтнек, мәтрүшкә, юкә чәчәге, үги ана яфрагы, иссоп, бәрхет чәчәге – нинди генә чәйләр алып килмәгән Әнисә ханым. Ул, аларның барысын да әзерләү нечкәлекләрен аңлатып, мавыктыргыч итеп сөйләде. Кунаклар сорауларын бирделәр, дусларча фикер алыштылар.
Осталык дәресе концерт белән дәвам итте.  Йолдыз Шакирова җитәкчелегендәге “Асылъяр” вокаль ансамбле, Альбина Хәлиуллина, Зәйтүн Муллаянов, Римма Яруллина, Сәвия Низамова чыгышлары кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Чарада район ветераннар оешмасы, “Ак калфак”ның Татар Томбарлысы бүлекчәсе вәкилләре дә катнашты. 
Әнисә Биктимерованың туганы, “Ак калфак” оешмасының Казахстандагы бүлекчәсе вәкиле Гөлнәзирә Садуакасова катнашуы очрашуга бер ямь өстәде. Ул – тумышы белән Октябрьский шәһәреннән. Экибастуз шәһәрендә табиб булып эшләгән. Татар рухына сусау аны шәһәрнең Татар үзәгенә алып килгән. Ул аның рәисе дә булып торган. Гөлнәзирә ханым хәзерге вакытта лаеклы ялда, Астана шәһәрендә яши. Ул – Татар-башкорт үзәгенең идарә әгъзасы, “Дуслык” халык вокаль ансамбле җитәкчесе. Коллективка йөрүчеләр – “Ак калфак” оешмасы вәкилләре.
“Бүген “Асылъяр” вокаль ансамбле чыгышы күңелемә аеруча хуш килде. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын бер күренештә тәкъдим итүләре бик ошады. Март аенда “Әбиләр, алга” дигән республика бәйгесе үткәрергә җыенабыз. Шунда минем баулыларның бу тәҗрибәсен кулланасым килә”, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Гөлнәзирә Садуакасова.
Казахстан кунагы “Ак калфак” оешмасы ханымнарына бүләккә матур костюмнар алып килгән. Баулылар аңа туган як күчтәнәчләре бирделәр.  
“Шифалы Баулы чәе” кичәсе дус гаиләнең җылы очрашуы кебек булды. Кунаклар рәхәтләнеп аралаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, киләчәккә планнар кордылар. 
“Чын күңелдән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы районы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыяровага рәхмәт әйтәм. Безнең бөтен эшләр аның башлангычы белән үткәрелә. “Ак калфак” оешмасы чараларын үткәрергә булышканы өчен, Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фәхриевага да зур рәхмәт”, – дип билгеләп үтте Римма Яруллина. 
Очрашу чәй табыны белән төгәлләнде. Кунаклар Әнисә Биктимерова әзерләп алып килгән шифалы чәйләрне дә тәмләп карадылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев