Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шалты авылы ветераны 90 яшен җырлап каршы алды

Габдуллина Мәснәвия Шәрип кызы 1932 елның 4 гыйнвар көнендә Яңа Шалты авылында туган. Бүгенге көндә аның тыл хезмәтчәне һәм Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемнәре бар. Мәснәвия апаны юбилее уңаеннан район җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыгы өенә барып котлады.

90 яшен тутырган Мәснәвия Габдуллинага берничек тә үз яшен биреп булмый. Аңарда һаман кызлар чаялыгы, кызлар җитезлеге. Үзен тәбрик итәргә килгән кунакларны, балаларын, оныкларын үзе кунак итеп йөрде ул. Яшь чагында бик матур итеп жырлаган ветеран, бүгенге көнне дә җырлап яши. Юбилее көнендә иң яраткан җырын, үзе әйтмешли аларның яшьлек җырын – “Җидегән чишмә”не моңлы итеп җырлап күрсәтте.

Моңлы җырдан акрын гына үзенең яшьлек хатирәләренә күчте. Ул сугыш чорындагы тормышны кыскача сөйләде.

–Яшәргә бик авыр булды сугыш елларында, – ди ветеран. – Ачлык, ялангачлык интектерде. Кечкенәрәк чакта кырдан, басу читләреннән әрекмән, кычыткан җыеп ашап йөрдек. Әле ул чүп үләннәре дә җитми иде ач халыкка. Бераз үсә төшкәч, икмәк ташырга да элэктем. Без ташыган икмәкне әнкәйләр кырда чәчеп торды. Әнием белән абыем сабан сөргән вакытта абыемны яшен сугып үтергәнен дә күрергә туры килде миңа. Бик авыр кичердем аны югалтуымны. Эшнең дә авыры миңа күчте шуннан соң. Мине җиде тапкыр кирпеч заводына эшкә дә җибәрделәр . Ул чордагы авырлыкларга да түздек. Мине гел үземнән өлкәнрәк кызлар белән эшләтеп йөрттеләр. Әлеге тормышка куанып та туярлык тугел. Җирем- күгем белән сөенеп яшим.

Тормышның матур, мул вакытларын сөйләгәндә, Мәснәвия апа балаларына да рәхмәтләр укый. Аның олы йөрәгенә үз балалары да, үги балалар да сыйган. Барлыгы алты бала карап үстергән ул. Бүгенге көндә балалары һәм оныклары хөрмәтендә яши.

–Балаларым мине бик хөрмәтли, тәрбия итәләр, – ди Мәснәвия апа сөенечле күз яшьләре белән. – Алар өчен догалар кылып яшим. Исән булсыннар, илләр тыныч булсын.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Эмиль Галимов  һәм Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин тәбрик иттеләр. Алар ветеранга ил башлыгының котлау открыткасын укып ишеттерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев