Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Шәмәй авылында яшәүче Рүзилә һәм Тәлгать Шакировлар алтын туйга җиткәннәр

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан матур һәм үрнәк гаиләләр турында язмалар циклын дәвам итәбез. Шәмәй авылында гомер итүче Рүзилә һәм Тәлгать Шакировлар, илле ел кулны кулга тотынып, тормыш сукмакларыннан атлыйлар. Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган язманы укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Шакировлар

Гаилә башлыгы Тәлгать Шакиров 1951 елда Шәмәй авылында туа. Дүрт классны – Шәмәйдә, сигез еллык мәктәпне Татар Томбарлысы авылында тәмамлый. Кечкенәдән үк эшкә тырыш, үз максатына ирешүчән егет, җәй көне көтү көтеп, үзенә беренче мотоциклын сатып ала. Бөгелмә шәһәрендә тракторчы-комбайнчы һөнәрен үзләштереп, колхозда эшли башлый. Читкә китеп укыр яки эшләр өчен, паспортын бирмиләр, ул комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә төзелеш бригадасына ташчы булып эшкә урнаша. Хәрби бурычын үтәр вакыт җитә, Ерак төньякның Индига дигән җирлегендә хәрби төзүче буларак хезмәт итә.

– Хәрби хезмәттән кайтышлый ук, Баулы бораулау идарәсенә кереп, эшкә гариза язып чыктым, – дип сөйли Тәлгать абый. – Авылда печән өсте иде мин кайтканда, әле дә хәтеремдә: быелгы кебек яңгырлы ел иде. Өйдә мал күп, без бит инде алты ир бала үстек гаиләдә. Бераз гына да ял итми, эшкә керештем.

Ә Рүзилә апа 1952 елда Октябрьский шәһәрендә туа. Анда сигез еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, медучилищега укырга керә, шәфкать туташы һөнәрен ала.

– Укуны бетергәч, Ярмәкәй районының Суккулово авылына акушерка итеп эшкә билгеләделәр. Анда бер ел эшләдем, – дип сөйләде беренче хезмәт баскычлары турында Рүзилә ханым. – Тырышлыгымны, белемемне бәяләп, мине Иске Турай авылының участок больницасына акушерка итеп күчерделәр, анда өч ел эшләдем. Менә шунда эшләгәндә минем тормышымда Тәлгать барлыкка килде. Мин аның җиңгәчәсенә ике тапкыр бәбәй таптырырга ярдәм иттем. Шунда мине ошатып калгандыр, дип уйлыйм. Ул һәрвакыт “без сине читкә җибәрмибез, үзебезнең энекәш белән таныштырабыз” дип йөрде. Шуннан соң аны да гел миңа мактап тордылар, күрәсең, мине дә аңа мактап сөйләгәннәрдер. Шулай итеп танышып киттек. Гаиләләре үрнәк, алты ир бала үскәннәр, барысы да уңган, куллары эш белә иде. Ә без биш кыз үстек гаиләдә.  

– Безнең әни Иске Турай авылыннан. Бәләкәйрәк чакта әни безне әбиләргә ярдәм итешергә дә, кунакка да әбиләргә җибәрә иде, – дип хатирәләргә бирелде Тәлгать абый. – Менә Рүзилә белән дә әнинең энесе таныштырды. Элек бит ярәшү бар иде. Аңа кадәр юньләп кызлар белән дә йөрмәгән идем. Рүзиләне бер күрүдә ошаттым. Шул насыйбым булган инде. Рүзилә шул авылда медпунктта акушерка булып эшли иде. Без бик озак очрашып та йөрмәдек, кавыштык та.

 

Гаиләле тормыш

Рүзилә һәм Тәлгать Шакировларның гомере халыкка файдалы һәм кирәкле хезмәт белән үткән. Гаиләдә өлгер һәм үрнәк ир белән хатын эш урыннарында да хөрмәткә, ихтирамга лаеклы булып эшләгәннәр.

– Балалар үстергән вакытта мин командировкалы эштә идем. Ун көн эшлим, ике көн өйдә, шуңа күрә балалар үстерү авырлыгы күбрәк Рүзиләгә булды, – ди Тәлгать абый. – Тормышның төрле чагы була инде. Рүзилә ул сабыр да, кызулыгы да бар, кирәк вакытта мине тыя да белгәндер. Үпкәләшкән вакытта да иң беренче Рүзилә дәшә иде, минем холкым бераз авыррак. 50 ел бергә яшәр өчен, хатын-кызны ихтирам итә белергә кирәк, аның эшләгәнен күрә белергә, кадерен белергә, бер-береңә сабыррак булырга кирәк. Тормыш җиңел генә булмый. Без дә, гаилә коргач, торыр урын юк иде, авырлыклар булды. Ә менә хатын-кыз табышмак ул, Рүзилә апагыз кайвакыт мине шаккаттырып та куя. Кешегә өйрәнеп була, ә аны өйрәнеп бетереп булмый.

– Тормыш иткән вакытта төрле чаклар булды. Чынлап та, Тәлгать әйтмешли, балалар күбрәк минем өстә булды. Хатын-кызга барыбер сабыр булырга кирәк, дигән фикердә калам мин, кайчак артист та буласың. Була шундый вакытлар да: ирне тыңлап торасың да, үзеңчә эшләп куясың, – ди Рүзилә апа.

Шакировлар – туган йорт нигезен саклаучы гаилә. Озак еллар Баулыда фатирда яшәгән парлар, лаеклы ялга чыккач, Шәмәй авылына күченә.

– Элек бу урын буш, ташландык җир иде. Җәйгелеккә кайтып эшләргә дип, бакча йорты төзедек, аннары аңа өстәп, тагын берничә бүлмә салдык. Шулай итеп йортыбыз булды. Авыл җиренең рәхәтлеген сүз белән дә аңлатып бетереп булмый, хәзер Баулыдагы фатирда яшисе килми. Тулысы белән монда яшибез, – ди Рүзилә апа. – Авыл җирендә дә шәһәрдән ким түгел. Бөтен кирәк-ярак кул астында, шөкер. Сәламәтлек булсын да, илләр тыныч булсын. Яшьләргә дә тыныч булырга, сабыр булырга кирәк дип киңәш бирәм.

50 ел бергә яшәгән Шакировлар гаиләсендә бүгенге көндә дә шаяру, бер-беренә назлы караш бүләк итеп, тормышның кечкенә генә мизгелләреннән дә тәм табып яшәү чагыла. Ир белән хатын, ни генә эшләсәләр дә, кая гына барсалар да бергә. Ишегалдына чыгып, чәчәкләр клумбасыннан ромашка өзеп алып, “ярата, яратмый” дип, шаярышып та алдылар. Яшьлекне искә төшерүче ромашка таҗларын сынап караганнан соң, гаилә башлыгы – үзенең куяннары янына, ә Рүзилә ханым бакчага кура җиләге җыярга ашыкты. Мул тормыш нигезе – хезмәттән. Тәлгать абый инде ун елдан артык йорт куяннары үрчетә икән. Йөз башка җиткән чаклары да бар иде, ди хуҗа. Куяннарның яратып ашый торган ризыклары һәрвакыт кул астында.

– Арпа, солы алам, магазиннан кукуруз һәм көнбагыш кушып бирәм дүрт төрле итеп. Алар сохарины бик ярата инде, – ди хуҗа кеше. – Печәннең дә тәмлесен яраталар. Куянннарны үзебез өчен асрыйбыз, ите файдалы.

Шакировларның ишегалдын төрле төстәге тавык-чебиләр дә бизәп тора. Шулай итеп, лаеклы ялда булсалар да, Тәлгать абый белән Рүзилә апаның бер минут буш вакытлары юк. Тоташ яңгырлар яуганда алар үзләренең теплицаларында парлап эшлиләр. Шакировларның бакчаларында да һәр җирдә тәртип – чәчәкләр күз явын алырлык булса, җиләк-җимеш пешеп тулышкан, яшелчәләрдә дә хуҗаларның хезмәте чагыла. Шакировларның тату һәм мул гаиләсендә ике кыз бала үскән. Кызлары Ләйсән белән Гөлшатның үз тормышлары, алар әти-әниләренә рәхмәтле.

Әти-әниебез – туган җанлы, ярдәмчел, киң күңелле, тырыш, эшчән, – ди Ләйсән Дәүлиева. – Без дә. аларга карап, шундый булырга тырышабыз. Балаларны да шулай өйрәтәбез.

Әти-әни безнең өчен күп эшләделәр, – ди төпчек кызлары Гөлшат Ямалетдинова. – Алар безгә дөньяның ямен күрсәттеләр, тормышны күрсәттеләр, безнең өчен ярдәмче һәм нык терәк алар.  

 Шакировлар бүген дә мәхәббәт барлыгына, аның көченә ышана. Мәхәббәт булганда гына гаилә тулы була ала, дип саныйлар.

 – Кеше бер-берсенә Аллаһтан яралгандыр, – ди Тәлгать Шакиров. – Мәхәббәт булмаса, 50 ел тормас та идек. Әз генә читкә китеп торсаң да сагындыра бит.

– Мәхәббәт– бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәү, хөрмәтсез булмый, юл куя да белергә кирәк. Мин шуны мәхәббәттер дим, – ди Рүзилә ханым.

 

Рүзилә Шакировадан тәмле өчпочмак рецепты

Шакировлар гаиләсе ял көннәрен дә һәрвакыт бергә үткәрергә тырышалар. Балалар, оныклар кайтса, тормыш бәйрәмгә әверелә. Андый көннәрдә табынга аеруча да балалар яратып ашаган ризыклар куела, ә ул – өчпочмак һәм бәлеш.

– Балалар өчпочмак яраталар, – ди Рүзилә ханым. – Өчпочмакны төрлечә пешерәбез. Бер стакан су, ярты чәй калагы тоз, 5-6 аш калагы көнбагыш мае, 1-2 калак каймак һәм майонез салып, йомшаграк итеп камыр басам. Камыр бераз ял иткәч, өчпочмаклар ясыйм. Эчлек өчен – бәрәңге, ит яки фарш, суган, борыч, тоз.

 

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев