Шалты авылында Сөмбелә бәйрәменә җыелдылар
Шалты авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы үткәргән һәр чара зур мәгънәгә ия булып, татар халкының инде тарихта гына калган көнкүреш мизгелләрен ачып сала. Андый чараларның балалар һәм мәктәп укучылары өчен булуы икеләтә кызыклы һәм файдалы. Бүген ул яшүсмер кызлар өчен Сөмбелә – уңыш бәйрәменең асылы, колмактан ипи пешерү серләре хакында сөйләде.
Бүген Шалты авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова мәктәп укучылары өчен Сөмбелән дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чара барышында балаларга гади генә колмактан чүпрә ясау, ә чүпрәдән ипи пешерү серләре хакында тәфсилләп сөйләде һәм мастер-класс үткәрде.
– Әлеге чараны оештыруга да үземнең Түбән Кама шәһәрендә яшәүче оныгым Камилә сәбәпче булды, – дип сөйләде Наҗия апа Гыйльфанова. – Ул бакча буенда үскән колмакның нинди үсемлек икәнен сорады. Уйладым да, минем онык кына түгел, хәзер колмакны танымаган балалар күп бит, берәр шундый эчтәлектәге чара уздырырга, балаларга аңлатырга, күрсәтергә кирәк, дип уйладым.
Наҗия ханым сүзләренчә, ул башта укучылар белән мәктәп музеенда булган. Анда борынгы көнкүреш әйберләре, ипи пешерергә кирәкле булган предметлар хакында күрсәтеп, аңлатып сөйләгән. Иләк, җилпүч, күәс чиләге, ипи калайлары, табагач кебек әйберләр укучылар өчен кызыклы булган. Аннары укучылар Наҗия ханым озатуында “Ак калфак”лар оешмасы бүлмәсендә колмак ясау, ипи пешерү буенча мастер-класска җыелган.
– Элек бит һәр өйдә ипи пешерәләр иде, – дип искә алды Наҗия ханым. – Ә аны пешерер өчен ипигә баш ясарга колмак кирәк. Колмактан чүпрә ясала. Без яшь чакта аны әрәмә буйларына барып җыя идек. Көздән күпләп җыеп калдыру гадәте бар иде. Колмак ясала, зур-зур калайларда ипи пешерә идек. Әле тагын бер хатирә саклана – авыл кешесе элек колмак, камыр әчеткесе, катык оеткысы сорап бер- берсенә йөрешә иде. Бу күренеш үзенә күрә күрше- күләнне берләштерә иде. Күршеләр үзара тату булып, булганын уртак бүлеп яши белә иде. Хәзер инде ипи пешерүчеләр сирәк. Шулай да мин сагынганда, газ мичендә булса да пешереп алам. Мичтә утын ягып пешергәнгә җитми инде, әмма барыбер тәмле. Андый икмәктә балачак тәме бар.
– Без гел кибеттән ипи алабыз. Өйдә пешерү бик катлаулы икән, – дип үз хисләре белән бүлеште бишенче сыйныф укучысы Диләрә Хәләпова.
Әлеге чара укучыларның яңа гына пешкән кайнар икмәк белән чәй эчүләре белән тәмам булды. Наҗия Гыйльфанова аларга табын артында да йомыркадан күзикмәк, ачы камырдан көлчә пешерү хакында да сөйләде.
Фото: Наҗия Гыйльфанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев