Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының 90 яшьлек юбиляры: “Көне буена ач торырга да риза, тик балык тотарга барам”

Салих авылында яшәүче Нурулла Мөсифулла улы Вәлитовка 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов та тәбрикләде.

Нурулла Мөсифулла улы 1933 елның 15 мартында Салих авылында өч балалы гаиләдә туа. Яшь ярымлык чагында, сәкедән егылып, бот төбеннән аягы имгәнә һәм төзәлми. Шул вакытта әтиләре үлеп, әниләре 3 бала белән тол кала. Бик авыр еллар була бу. Икенче классны укыгач, әнисенә булышам дип, Нурулла көтү көтә башлый, шулай итеп эшкә җигелә.

– Ачлыкны да күрдек, бакчалардан бәрәңге кәлҗемәсе җыеп йөргәннәр, сугыш вакытында бик авыр булуы әле дә хәтеремдә, – ди Нурулла ага. – Ул заманнарда безгә, балаларга авыр ир ат эшләре эшләргә туры килде. Көтү дә көттек, колхоз эшенә җигелдек.

Әкренләп ул чабата үрергә өйрәнә, чаналар һәм урындыклар ясый башлый. Үсеп буй җитә, тормыш җайлана төшә, кул эшенә оста егет югалып калмый. Авылдашларына өйләр һәм мал-туар өчен абзарлар салыша һәм башка бик күп кирәк-ярак әйберләр ясый. 24 яшендә, авылдашы Рәвия Гали кызы белән чәчләрен чәчкә бәйләп, тормыш көтә башлый. Бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә – уллары Рәим, Фәнил, Илфат һәм кызлары Розалия.

Нурулла Мөсифулла улы фермада атлар карый, ә тормыш иптәше Рәвия Гали кызы гомере буе фермада савымчы булып эшли. Балалар үстереп, һәрберсен укытып, башлы-күзле итеп, 52 ел гомер узып та китә. Алар күпләп терлек асрыйлар. Сөт күп тапшырган өчен, гаиләгә «Урал» мотоциклы бүләк итәләр.

– Әти гомергә бик шәп кеше булды: җырга да, эшкә дә оста кеше. Безнең авылда бөтен йортлар аның кулы белән төзелгән дисәм дә була. Күрше авылларга да йөреп төзеделәр. Озак еллар 22нче партсъезд исемендәге совхозда атлар карады. Атларга чаналар, арбалар, тәгәрмәчләр, дугалар ясады. Хәтта мин дә аңа булыша торган идем. Без рәхәт гаиләдә үстек: бала чагыбыз да булды, эшләдек тә, – ди кызы Розалия ханым.

Алтын туйларын билгеләп үтеп, ике ел яшәгәч, кызганычка каршы, Нурулла аганың тормыш иптәше Рәвия апа вафат була. Шуннан соң кызы Розалия аны Уфа шәһәренә үзләре белән яшәргә алып китә. Кышларын шунда яшәп, язга чыккач, туган нигезенә кайтып, бакча утыртып яши торган була Нурулла ага. Шулай итеп 6 ел узып китә. Розалия ханым, пенсиягә чыккач, тормыш иптәше Вәсил белән әтисе янына яшәргә кайта. Менә инде сигез ел алар бергә гомер итә. Юбилярның кече улы Илфат тормыш иптәше Гүзәл белән  күршедә генә яши. Олы улы Рәем тормыш иптәше Нурзия белән һәм уртанчы улы Фәнил тормыш иптәше Альфира белән Баулыда гомер итәләр. Хәзерге вакытта юбилярның 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Барысы да, кунакка кайтып, кадерләп һәм хөрмәтләп торалар.

Нурулла Мөсифулла улын авылдашлары бик хөрмәт итә. Әле дә ул, ярдәм сорап килүчеләргә үзенең киңәшләрен биреп, булдыра алганын эшләп тә бирә.

– Авылыбызда олы яшьтәге  аксакалларыбыз санаулы гына, Нурулла абзый – шуларның берсе. Ул киң күңелле, ачык йөзле, аралашучан, бик ярдәмчел кеше. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп, бар көчен авылга биргән, авылдашларына ярдәм күрсәтеп яшәгән кешеләрнең берсе. Өлкән яшьтә булса да, тик тормас уңган ул Нурулла абзый. Аңа бик зур рәхмәт, исәнлек-саулык теләп калабыз аңа, – ди юбилярның авылдашы Тәслия Галиева.

– Аксап йөрсә дә, инвалидлык рәсмиләштермәде безнең әти. Мин кешедән кимме әллә, эшлим әле, үзем йөрим, диде. Шуннан соң мин аңа: “Ярар, әти. Озак кына яшәргә һәм күп иттереп пенсия алырга язсын үзеңә”, – дип теләдем. Киләчәктә дә бирешмәсен иде әле, аңа исәнлек-саулык телим, сау-сәламәт булсын, – ди кызы Розалия ханым.

Юбилярның кызы әйтүенчә, әтисенең озын гомерле булуы сере – кадер-хөрмәттә, күңел тынычлыгы белән яшәвендә. Нурулла ага – җор телле, көр күңелле кеше. Минем йөрәк шәп әле, мин яшь әле, дияргә ярата ул.

– Безнең әти шикәр ашамый, чәйне бал белән генә эчә. Ашау ягыннан үзен-үзе саклый – начар ризык ашамый, озак итеп, җиренә җиткереп кенә чәйни, – ди кызы. – Кайбер вакытларда эче поша, күңелсез дә булып ала. Чөнки якын-тирәдә иптәшләре, чордашлары санаулы гына калып бара бит.

Нурулла ага китаплар һәм газета-журналлар укырга бик ярата. Авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова гел алып килеп тора. Тик, күзләренә операция ясаткач, хәзер укуны бераз чикләргә туры килгән.

Нурулла ага балык тотарга ярата. Су буена төшеп, кармак чиртергә быелгы җәйне дә түземсезлек белән көтеп тора ул.

– Көне буена ач торырга да риза, тик балык тотарга барам, Аллаһ кушса, быел да, – ди ул.

Нурлы йөзле, тормыш сөючән Нурулла ага күркәм гомер бәйрәмен балалары, оныклары, оныкчыклары һәм авылдашлары белән билгеләп үтте. Аны Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов тә котлады. Юбилярның котлауларга бик тә күңеле булды.

 

 

 

Фото: Нурулла Валитовның шәхси архивынан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев