Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Салих авыл җирлегенә караган Яңа Чүте авылында һәм Хәнсевәр авылларында да Бөек Җиңүгең 79 еллыгына багышланган искә алу чаралары үтте

Аларны мәктәп укучылары чыгышы бизәде.

Яңа Чүте авылыннан да Бөек Ватан сугышы башлангач ир-егетләр фронтка киткән. Барлыгы 215 кешене авыл халкы елап озаткан. Аларның 110сы яу кырында һәлак булып калган.

– Авылдан фронтка киткәннәр арасында минем әтиемнең бабасы да бар, – дип сөйләде бишенче сыйныф укучысы Айнур Лотфуллин. – Минем бабам – Идиятуллин Мотыгулла Лотфулла улы. Ул 1942 нче елны сугышка китә. Кызганычка каршы, 1943 нче елда яшь кенә булуына карамастан, кулын өздереп кайта ул. Брянск, Сталинград шәһәрләре янындагы авыр сугышларда катнашкан. Бүтән андый сугышлар кабатланмасын иде, безнең тыныч илдә яшисебез килә.

– Минем әтием ягыннан карт бабам Зәйнуллин Фәрхетдин Гаяз улы сугышка беренчеләрдән булып алынган. Ул 1941 нче елда китә фронтка, – ди Ленира Зәйнуллина. – Аңа 1944 нче елда гына кайтырга насыйп була. Бабам каты яралана. Ул сөйләп калдырган истәлекләр буенча, бабаем Ржев, Сталинград шәһәрләрен азат итүдә катнашкан.

Искә алу чарасы барышында мәктәп укучылары яуда калган бабалары хакында да кыска гына мәгълүмат бирделәр, Җиңү көне уңаеннан авылдашларына үзләре әзерләгән чыгышларны бүләк иттеләр.

– Бүген Салих авыл җирлегенә караган өч авылда да мәктәп укучылары катнашында митинглар үтте. Аларны әзерләгән укытучыларыбызга рәхмәт, – диде авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов. 

– Бүгенге искә алу митингында Әфган, Чечен сугышларында һәлак булганнарны да искә алдык, – дип сөйләде Яңа Чүте мәктәбе директоры Лилия Закирова һәм үзенең мәктәптә укыган елларын искә төшерде. – Мин үзем бит Хәнсевәр мәктәбендә укыдым. Без укыганда мәктәпнең залы зур иде. Шул  озын зур залга өстәлләр тезелгән, анда ветераннарыбыз тезелеп утырыр иде. Идиятуллин Галимҗан абый, Бадыков Зәки абый, Фәхриев Кәррам, Бадриев Ямали абыйларның сугыш турында күз яшьләренә төелеп сөйләгәннәре бүгенгедәй исемдә. Аларның елга суы ни өчен кызыл төскә кереп агуын сөйләгәннәрен еш кына үзебезнең мәктәп укучыларына да сөйлим. Алар бер генә вакыйганы да тыныч күңел белән сөйли алмыйлар иде. Ә бүген без күбрәк китапка язып калдырган истәлекләр буенча гына укучыларга аңлатабыз. Шулай да бала күңеле сугыш хатирәләрен тыныч кына кабул итми. Алар кызыксынып, дулкынланып тыңлыйлар. Нинди чорда яшәсә дә, бала күңеле сугыш хәлләрен авыр кичерә. Исән-сау ветераннар елдан-ел кими. Без мәктәптә укыган вакытта сугыш ветераннарын мәктәпкә кунакка чакыра идек. Алар белән очрашулар еш була иде, ә без аларга концертлар әзерләп көтеп тора идек.  Авылдаш ветераннар сөйләгәнне йотлыгып тыңлый идек. Ул чорларда Муса Җәлил, Фатих Кәрим  иҗатына мөрәҗәгать итә иде укытучыларыбыз. Бигрәк тә “Вәхшәт" шигыре күңелдә уелып калган.

Шундый ук искә алу митингы Хәнсевәр авылында да оештырылды. Хәнсевәр авылыннан Бөек Ватан сугышына 181 кеше киткән, аларның 113 е кире әйләнеп кайтмаган.

Хәнсевәрдә узган митингта да Яңа Чүте мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Аларны укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Каһирова һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәримә Мөхәтдисова әзерләгән.

Хәнсевәр һәм Яңа Чүте авылы ветераннарына да Җиңү көне уңаеннан бәйрәм күчтәнәчләре таратылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев