Шәһәрдәшебез Бөтенроссия бәйгесендә призлы урын алган
Бишенче тапкыр Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды. Анда Баулы данын “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рима Яруллина яклады һәм икенче дәрәҗә дипломга, истәлекле бүләккә лаек булды.
“Каз өмәсе” фестивале милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кире кайтару, шәхси хуҗалыкларда, йолаларга таянып, традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан оештырыла. Ул милли кухняны пропагандалау йөзеннән мастер-класслар оештыру, каз өмәләре традициясен саклау һәм җәелдерү, технологияләр нигезендә каз-үрдәк продукциясен эшкәртү һәм яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү, кош-корт продукциясен популярлаштыру өчен ярминкәләр уздыруны күздә тота.
Бәйге ел саен төрле номинацияләрне үз эченә ала, катнашучыларга төрле юнәлешләрдә камилләшергә мөмкинлек бирә. Быел да искәрмә түгел, каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр, каздан пешерелгән татар халык ашлары, каз мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү, каз каурый һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре, каз продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү ысуллары (дизайнерлар бәйгесе) һәм “Үз-үземә режиссер” видеоформат бәйгесе, яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз продукциясе конкурсы, күпләп каз асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйгесе номинацияләрен үз эченә алган иде.
– Каз өмәсе фестивале ел саен уза. Аңа әзерлекне ел дәвамында да башкарырга була, – дип, тәҗрибәсе белән уртаклашты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рима Яруллина. – Фестиваль быел бишенче тапкыр оештырылды, ә мин өченче тапкыр Баулы районы исеменнән катнаштым. Өчесендә дә финалга үтеп, җиңүгә ирештем. Беренче тапкыр катнашкан вакытта фестивальгә каз каклау видеосын җибәргән идем, ул елны мин икенче урын алдым. Аннары шул ук каклаган казның түш сөяген кулланып, киләсе елда фестивальгә үзенчәлекле каз бәлеше пешерү видеосын юлладым. Ул казым бик бәхетле булды – өченче урын алдым. Ә быел мин каз мамыгы юу буенча лайфхак юлладым. “Үз-үземә режиссёр” номинациясендә икенче урынны алуга ирештем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев