Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сабыйлар күңеленә ачкыч тапкан

Тәрбиячеләр көне уңаеннан, Кызылъяр авылының “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Баһаутдинова белән әңгәмә кордык. Ул, тәрбияче булып эшләүче әнисенең юлын дәвам итеп, язмышын сабыйлар белән бәйләгән һәм моңа бер дә үкенми.

Гөлназ Баһаутдинованың туганнары арасында язмышын балаларга белем бирү белән бәйләгән кешеләр шактый була. Мәсәлән, әнисе Фирдәүсә Ногманова, озак еллар Баулының “Ромашка” балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Бабасы Мәгъсүм Талипов Кандызда озак еллар укытучысы булып эшләгән. Гөлназ Баһаутдинова да мәктәптән соң Бөгелмә шәһәре һөнәри-педагогия көллиятендә укый. Аннары, бер ел Кандыз мәктәбендә эшләгәч, Баулының “Ромашка” балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, Уфа шәһәренең Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясендә  педагогик белем бирү юнәлешендә читтән торып белем ала. 14 ел “Ромашка”да эшләгәч, 2014 елда гаиләсе белән яши торган Кызылъяр авылына эшкә кайта. 

“Гөлназ Ривкатовна – үз эшенә бик җаваплы карый торган, замана белән бергә атлаучы тәрбияче, – дип сөйләде Кызылъяр балалар бакчасы мөдире Тамара Фәтхетдинова. – Ул, бөтен яңа мәгълүматны тиз арада өйрәнеп, үз эшчәнлегендә куллана. Балалар белән дә, ата-аналар белән дә уртак тел табып эшли, алар белән бик итагатьле аралаша”. 

Гөлназ Ривкатовна урта төркемдә 3-5 яшьлек 20 бала белән эшли.

“Тәрбияченең максаты – һәр баланың яхшы якларын күреп, аны үстереп, шәхес итеп тәрбияләү, мәктәпкә әзерләү. Әти-әниләр безгә балаларын көне буена ышанып тапшыралар, Аларның ышанычларын аклар өчен, зур җаваплылык тоеп эшлибез. – ди тәрбияче. – Хәзерге заманда балалар бакчасында эшләр өчен, таләпчән, шул ук вакытта сабыр, фантазияле, иҗади кеше булырга, сабыйларның хөрмәтен яуларга кирәк. Чөнки аларның һәрберсе, кечкенә булса да, шәхес. Сабыйлар үзләренә булган мөнәсәбәтне шунда ук сизеп алалар, шуңа күрә мин аларның һәрберсен шәхес итеп күрәм, хөрмәт итәм”.

Тәрбияче булып балаларны һәм бу һөнәрне яраткан кеше генә эшли аладыр ул.

“Мин үземнең язмышымны балалар белән бәйләвемә бер дә үкенмим, сабыйлар белән аралашырга бик яратам. Аларның энергетикалары бик рәхәт, йөрәккә май булып ята. Сабыйларның самими елмаюлары, килеп кочаклаулары үзе ни тора!” – ди Гөлназ Баһаутдинова.

Тәрбияче берничә һөнәрне үз эченә ала. Психолог та алар, укытучы да. Кирәк булса,  эш коралларын да кулга алалар, бәйрәмнәрдә артистка әйләнәләр. Гөлназ Ривкат кызы да Кыш бабай, Убырлы карчык һәм башка әкият персонажлары була.

Тәрбияче, күпьеллык тырыш хезмәте, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен, район башлыгының һәм мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Шулай да аның өчен иң зур бүләк – балаларның эчкерсез елмаюы.

Фото автора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев