Сабан туйлары гөрләде
Кызылъярлар, ямьле Ык елгасы буена дус-тату гаилә булып җыелып, Сабан туен бәйрәм иттеләр. Казан артистлары чыгышы бәйрәмгә яңа сулыш өрде.
Кызылъярда Сабан туе, гадәттәгечә, бик матур башланып китте һәм югары дәрәҗәдә узды. Иң элек, “Нәүрәз” фольклор ансамбле егетләре һәм кызлары, “Сабан туе” җырын җырлап, милли бәйрәмебезгә чакырып, сөлгеле колга тотып, мәйдан әйләнделәр. Аннары “Асылташ” бию коллективы “мул табыны” әзерләде – музыкаль композиция халыкны бәйрәм атмосферасына алып кереп китте.
Сабан туе кунакларын Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов сәламләде.
– Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар! Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч билгеләп үтелә торган милли бәйрәмебез Сабан туена рәхим итегез. Без бүген кыр батырларын, авыл тормышында актив катнашкан авылдашларыбызны билгеләп үтәрбез. Илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык телим. Уеннарда актив катнашып, күңел ачып, бәйрәм итүегезне теләп калам. Бәйрәм белән, авылдашлар! – дип мөрәҗәгать итте кунакларга җирлек башлыгы.
Авылдашларын Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Эльвира Мингалиева һәм Тәлгать хәзрәт Идиятуллин да котлады.
– Авыл хезмәтчәннәре, фидакарь хезмәтегез һәм районның социаль-иктисади үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен, район башлыгы һәм шәхсән үз исемемнән олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим. Өйләрегездә һәрчак иминлек булсын, чәчкән игеннәрегез мул уңыш китерсен, – дип билгеләп үтте Эльвира Мингалиева.
“Кызылъяр” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Фәтхетдинов, язгы чәчүдә катнашкан кыр батырларын, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен тәбрик итеп, аларга акчалата бүләкләр тапшырды.
Авыл активистлары, Сабан туен оештыруга аеруча зур өлеш кертүчеләр, район спартакиадасында катнашучылар, авылның йөзек кашы булган “Асылташ” коллективына йөрүчеләр, җитәкчеләре Илсөяр Дәүләтшина, көрәш тренеры Илдар Фатыйхов та бүләк алырга бәйрәм сәхнәсенә чакырылды.
Сабан туен Кызылъяр мәдәният йорты җитәкчесе Ленир Дәүләтшин гадәттәгечә матур итеп алып барды. Бәйрәм оешкан төстә узды: җыр-биюләргә, уеннарга һәм ярышларга бай булды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларга саллы бүләкләр алырга авыл халкы да ел саен үз өлешен кертә. Аеруча зур иганә ярдәме күрсәтүчеләр дә шактый. Шуларның берсе – Бөгелмәдә яшәүче Илдар Минәҗев.
– Мин бүген туган авылыма Сабан туена кайттым. Мин ел саен көтеп торам шушы көннәрне. Кояшлы, матур көн бүген. Җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз. Оештыручыларга рәхмәт белдерәсе килә – Ленирга һәм башкаларга. Туганнар, авылдашлар һәм классташлар – бөтенегезгә ак бәхетләр һәм тазалык телим, – дип уртаклашты ул.
Традицион ярышлардан тыш, быелгы бәйрәм программасына яңа төр уен да өстәгәннәр. Мас-рестлинг дип аталучы спорт төре күпләрне җәлеп итте – ике катнашучы, аякларын тактага терәп куеп, таяк тартыштылар. Берничә кеше бер чаңгыга басып шуу, көянтә-чиләк белән узышу кебек уеннар катнашучылар өчен дә, тамашачыларга да кызыклы булды.
Уеннар белән беррәттән, сәхнәдә җыр-моң өзелмәде. Кызылъярлар башкала артистларыннан ким түгел анысы, тик шулай да бәйрәмдә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев катнашуы, Кызылъяр Сабан туена яңа сулыш өреп, аны тагын да ямьләндереп җибәрде. Аларның чыгышлары – Артур Галиуллинның авылдашларына Сабан туе бүләге.
– Барысы да бик матур, барысы да бик гади. Гадилек матурлык бит инде ул, милли бәйрәм. Бу якларда халык та бик ачык йөзле, яратып каршы алалар, рәхмәт. Без Сабан туйларын бергәләп бәйрәм итәргә бик яратабыз, – дип уртаклашты Ландыш Нигъмәтҗанова.
Сабан туеның яңача узуы күпләрнең күңеленә хуш килде.
– Һәр елдагыча Сабан туйлары матур үтә, кеше күп, күңелле, бик ошый. Быел үзенчәлекле: Казаннан артистлар да килде. Ел да авыл халкы милли бәйрәмебезне уздыруга акчалата ярдәм итә, иганәчеләр күп. Кәефләр яхшы, бөтен гаилә белән рәхәтләнеп ял итәбез, уеннарда катнашабыз, азарт бар. Оештыручыларга зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте ел саен уеннарда актив катнашучы, бәйрәмне оештыруга зур өлеш кертүче Алина Идрисова.
Иң мавыктыргыч мәйдан көрәш келәме булды. Бил алышуларны иң кечкенәләр башлап җибәрде, алар аеруча тырышып көрәштеләр. Сабыйларның тырышуларын күрә беләләр: җиңүчеләргә бүләкләре дә шәп. Баулы Сабан туе батыры Илмир Сабиров балалар көрәше җиңүчеләре арасында уйнату өчен тәкә алып килгән. Махсус бүләк 11 яшьлек Камил Гариповка чыкты. Ул башта Илмир Сабировта шөгыльләнгән, хәзер исә тренеры – Илдар Фатыйхов.
– Бу бүләк көтелмәгән булды, шулай да аның турында күптән хыяллана идек инде, – дип сөйләде безгә Камилнең әнисе Альбина Гарипова. – Баулы Сабан туенда 7 яшьлек уртанчы улыбыз Данияр әтәч алган иде, бәхетебезнең иге-чиге булмады. Бүген менә олы улыбыз тәкәле булып куйды. Әллә ферма ачарга инде, дип шаяртабыз. Мәш килдек алар белән. Иң мөһиме, балалар канәгать. Мотивация өчен шундый бүләкләр булуы сөендерә.
Корбан бәйрәмен искә алып, бабайлары белән тәкәне корбанга чалдырып, итен Кызылъяр мәчетенә бирергә карар иткәннәр Гариповлар. Сүз уңаеннан, Данияр да, Камил дә көрәш белән бик теләп шөгыльләнәләр.
– Балалар көрәшкәндә йөрәгебез ярыла, билгеле. Тик көрәш секциясенә үзләре теләп йөриләр. Тренерларыбыз бик әйбәт, яхшылап өйрәтәләр. Балаларның уңышларында, һичшиксез, аларның өлешләре зур. Сабан туйларында йөреп, балалар арыдылар, шулай да алар бик канәгать, – ди Альбина Гарипова.
Үз үлчәү авырлыкларында җиңгән һәм призлы урыннар алган яшь көрәшчеләрне бүләкләгәннән соң, җиңүчеләр аарсында кыйммәтле бүләк уйнатылды. Микроволновка Артём Заврикидига чыкты. Өлкәннәр көрәшендә призлы урын алучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сүз уңаеннан, көрәш ярышларында Илфир Нуретдинов, Илдар Фатыйхов, Илмир Сабиров һәм Илүс Газымов хөкемдарлык итте.
– Көрәш – Сабан туеның йөзек кашы ул, ә аның ялтыравын һәм матур булуын тәэмин иткән физик тәрбия укытучысы Илдар Фатыйховка үземнең рәхмәтләремне җиткерәсем һәм аны көрәш келәме түренә чакырып котлыйсым килә. Тагын да шулай Кызылъяр малайлары район, республика, Россия күләмендә уңышларга ирешсеннәр, кызылъярлар килгәннәр дип торсыннар, – дип, көрәш тренерына матур теләкләрен җиткерде ярышларның хөкемдары, үзе дә күп тапкырлар Сабан туенда көрәш батыры булып калган Илфир Нуретдинов һәм Рамазан Мөхәммәтгәрәев белән Илдар Низамовны финалга чакырды.
Баш батыр исеме өчен бил алышны халык тын да алмый күзәтте. Нәтиҗәдә абсолют батыр булып инде икенче ел рәттән Илдар Низамов калды. Аңа кыйммәтле бүләк һәм тәкә тапшырылды. Авылдашлары ике көрәшчене дә һавага чөйде, алар өчен Рамазан да, Илдар да – җиңүче.
Гадәттә, баш батыр билгеле булуга Сабан туе төгәлләнә. Тик Кызылъярда башкача: халык таралырга ашыкмый, җырлый-бии, күңел ача һәм оештыручлар калган бүләкләрне аларга таратып бетерә. Бу юлы кызылъярлар Сабан туен Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевка кушылып җырлап һәм биеп тәмамладылар. Бәйрәмнең махсус кунаклары да бүләксез калмады, аларга Кызылъяр Сабан туе өчен махсус ясалган кепкалар һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев