Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Ришат Төхвәтуллин Баулы халкын әсир итте

Кичә Баулы мәдәният йортында искиткеч вакыйга булды дисәң дә, арттыру түгелдер. Алма төшәрлек тә урын булмаган олы залда татар эстрадасының моң чишмәсе Ришат Төхвәтуллинның концерты узды.

Җырларының матурлыгын, музыкантларының осталыгын, Ришатның тыйнаклыгын һәм югары эчке культурасын, костюмнарының зәвыклылыгын язып тору да кирәкмәс, мөгаен. Аны укучыларыбыз болай да белә. Игътибарны башкага юнәлтер идем. Баулы тамашачысы бик таләпчән, аның күңелен эретү җиңел түгел дип уйлыйм. Ә Ришатны халкыбыз чәчәкләргә күмде, аңа басып алкышлады. Кемне генә шулай кабул итә икән тагын баулылар, белмим. Ахырда Ришат үзе дә "Бу концерт безнең өчен дә бүләк" диюе аеруча күңелле булды.

Ришатны мактап язуыбыз аңа реклама ясарга теләүдән түгел. Ул аңа мохтаҗ да түгел. Хис-тойгыларыбыз белән уртаклашасы килү галәмәте генә бу. Сез дә үз тәэсирләрегезне языгыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Ә без, үз чиратыбызда,Ришаттан киләсе килүендә интервью алырга тырышырбыз дип вәгъдә бирәбез.

Кыюрак кешеләр артист белән фотога да төштеләр))

Фотолар: "Вконтакте" cоциаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев