Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Рина Гафиятуллина: “Улларымны туган илне якларга кирәк, дип үстердем”

Сабыр, сөйкемле, түзем, уңган-булган кебек сыйфатлары өстенә, сәләтле дә, тәвәккәл дә ул. Сүзебез Хәнсевәр авылында яшәүче Рина Гафиятуллина хакында. Ул батыр йөрәкле, Ватан алдында хәрби бурычларын курыкмыйча үтәгән уллар үстергән. Кызганычка каршы...

Кызганычка каршы, якташыбыз Хәбибуллин Рәсим Радик улы  2024 елның июлендә махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды.

– Мин Хәнсевәр авылында өч балалы гаиләдә уртанчы бала булып туганмын. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтына укырга кердем.  Өченче курста укыганда, булачак тормыш иптәшемне очраттым. Укудан академик ял алдым, 1993 елда улыбыз Рәсим туды. Гаилә тормышы белән бәхетле булмадым, бала белән әниләргә кайттым, – дип үзенең сынаулы һәм сикәлтәле тормыш юлын бәян итте Рина ханым. – Авылда бераз яшәгәч, Бөгелмә шәһәренә күчеп киттем, икенче тапкыр бәхетемне сынап, кабат тормышка чыктым. 1995 елда улым Артём туды. Икенче ирем башка милләт кешесе иде, холыклар да туры килмәде бугай, аерылыштык. Югары уку йортында укуымны дәвам итеп тә булмады, анысы үкенечкә калды. Бөгелмәдә яшәгәндә, автотранспорт оешмасында вакытлыча гына хисапчы булып эшләдем, соңрак урман хуҗалыгына күчәргә туры килде. Балалар кечкенә, эш авыр һәм җаваплы иде. Миңа әниләргә кабат кайтырга туры килде. Бу юлы кочагымда ике кечкенә бала иде. Аларны үстерүдә, карашуда әти-әниемнең ярдәме ифрат зур булды. Әнием аеруча миңа терәк һәм ярдәмчем иде.

Рина ханым, яшь кенә булса да, бер авыр эштән дә курыкмаган. Балаларын башкаларныкыннан ким-хур итмичә үстерү, укыту өчен ул бар тырышлыгын куя.

– Фермада эшли башладым. Хәтта 2-3 группа сыер сауган чакларым булды, аның өстенә, калып, бозаулар да карый идем. Ел әйләнәсе ниндидер яллар алуымны да хәтерләмим, – дип сөйләде ул. –  Улларым бер әйбергә дә мохтаҗ булмасыннар, кешенекенә кызыкмасыннар өчен тырыштым. Икесе дә бер-бер артлы мәктәпне тәмамладылар, аннары Баулының аграр көллиятендә (элек һөнәри лицей иде) укыдылар. Рәсим улым тракторчы-машинист, механик һөнәрен алды. Ә Артём пешекчеләр әзерли торган бүлеккә кергән иде, әллә оялды, әллә ошатмады, соңрак абыйсы эзеннән китте.

Әнисе сүзләренчә, Рәсим Радик улы укыган вакытта ук үзен тырыш, белемле, булдыклы икәнен күрсәтә. Бер эштән дә куркып тормаган егет авыл хуҗалыгы тармагы оештырган бәйгеләрдә катнаша, алдынгы урыннар ала. Бер-бер артлы укырга кергән уллары укуларын да шулай ук тәмамлыйлар, 2013-2014 елларда армия хезмәтенә алыналар.

– Рәсим армиягә китеп бер ай да үтмәде, Артёмга чакыру килде. Рәсим Екатеринбург ягына эләкте, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт юлын үтте. Аның присяга кабул итүенә дә энесе Артём белән барган идек. Аннан кайтуга, Артём үзе дә армиягә китте. Ул Ростов ягына эләкте. Присягасына барырга өлгермәдем, ул авырып китте дип хәбәр иттеләр. Ике тапкыр бардым, мине ул яткан госпитальгә кертмәделәр. Аннары командирларын эзләп табып, табиб белән сөйләшеп, улымны Мәскәүгә күчертә алдым. Анда дәвалау башка төрле булдымы, Артём аякка басты һәм Тверь ягында хезмәтен тәмамлап кайтты.

Рина ханымны сөендереп, ике улы да армия хезмәтеннән кайталар, эшкә урнашалар.

– Эшләп йөрсә дә, нигәдер Рәсимнең контракт белән кире хезмәткә китәсе килде, мин каршы төштем. Җибәрәсем килмәде, Ватан алдында булган бурычын тулысынча үтәвен, инде мине оныклар белән сөендерергә вакыт җитүен әйттем, – дип сөйли Рина Шәйхетдин кызы. – Шулай итеп Рәсимем өйләнде. Бер-бер артлы дүрт онык бүләк иттеләр. Улымның олы йөрәгенә хатынының беренче иреннән туган дүрт баласы да сыйды. Шулай итеп, мин сигез оныкка дәү әни булдым. Улым районның “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгында комбайнчы булып эшләде. Тырышлыгын эшендә дә күрделәр: авыл хуҗалыгы оештырган бәйгедә ике ел рәттән “Иң яхшы комбайнчы” исеменә лаек булып, Казанда Баулы данын яклады.

2022 елның 21 сентяберендә  Россия Президенты Владимир Путин  Россиядә өлешчә мобилизация башлану турында карар кабул итте. Мобилизация башлану белән, Рәсим контракт төзергә карар кыла. Тик аны Рина ханым кабат туктата.

– Җибәрәсе килми генә бит. Инде хәзер ишле гаиләсе, балалары бар. Тик безнең Рәсим уйлый икән, димәк, иртәме-соңмы, ул үзе уйлаган уйны тормышка ашырачак иде. Куркып яшәдем, шулай да аның контракт белән китәчәген чамалый идем, – ди әни кеше. – 2024 елның 7 мартында китте. Җае чыккан саен, мин борчылмасын дип, шалтырата иде, мине гел тынычландыра килде. Бөтен кабатлаган сүзе дә “әнием, кайгырма әле” булды. Анда Мишарин позывное белән кабат хәрби булды. Аңлыйм да мин аны, үзем бит улларымны илнең патриоты булырга, Ватан өчен тырышырга, туган илне якларга кирәк, диеп үстердем улларымны. Аларга кечкенәдән үк Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы геройлары булганлыгы хакында сөйләп, алар кылган батырлыкларга горурлык белән карарга өйрәттем.

Сугыш кырыннан шалтыратулар башта ешрак була. Аннан алар сирәгәя. Июнь аеның соңгы көннәре әни кешене хафага сала.

– Рәсим белән соңгы тапкыр 27 июньдә 21 сәгать 28 минутта сөйләштек. Тормышымда иң бәхетле мизгелләр ул. Мин баламның тавышын ишетә идем әле ул вакытта, – дип чак сөйли, болай да күңеле тулып торган Рина ханым. Берара икебез дә тын торабыз. Миңа да, әңгәмәдәшемә дә гаять авыр. Күзләрдә яшь мөлдери. – Ул безнең соңгы сөйләшү булган. Баласын югалтканнар аңлар: улым белән телефоннан элемтәгә чыккан соңгы сөйләшүләрнең һәрберсен минутлап, секундлап хәтерлим. Шул сөйләшкәндә дә әллә күңеле сизгән: “Әнием, үзеңне сакла, без утка керәбез, кире чыга алмам кебек”, – диде. Нинди вакытта да шаяра белде, авыр булса да елмаеп сөйләшә иде ул. Бу юлы да, сүзне шаяруга борып, никтер миңа яңа телефон алырга кушты, имеш, минем телефоным иске, миндәй әниләргә иске телефон белән йөрү килешми, мин яхшы телефонга лаекмын икән. Берничә көннән киленем яңа телефон алып бирде. Рәсим аңа да әйткән булган.

Кайгылы хәбәр озак көттерми: 6 июль көнне Рәсим Радик улының хәрби бурычын үтәгәндә үлгәнен 9 июльдә хәбәр итәләр.

– Менә шул телефонны тотып, сигез ай дәвамында улымны эзләргә туры килде, – ди Рина ханым. – Сигез ай... аны әйтүе генә җиңелдер. Ике тапкыр ДНК бирергә бардым. Рәсим шартлауга эләкккән. Тормышымда сынаулар, кешеләрнең рәнҗетүләрен күп күрдем, шулай да бала кайгысыннан да авыррагы юк. Аны бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Рәсимемне 2025 елның 5 марты көнне авылыбыз зиратына җирләдек. Авыр, күрмәгәннәргә күрергә язмасын, дип телим.

Тормыш бер урында гына тормый, кайгылар шатлыклар белән алышынып килә тора.

– Минем шатлыгым һәм яшәү мәгънәсе балаларымда, оныкларымда. Артём улым да гаиләле. Бүгенге көндә алар икенче бәбиләрен көтәләр, – дип шатлыгы белән дә бүлеште Рина ханым. – Үзем сәламәтлек буенча пенсиядә, шулай булуга карамастан, эштән туктаганым юк. Эшемне яратам, һаман да авыл хуҗалыгында эшлим мин.

Рина Гафиятуллинаны райондашлар үзешчән артист буларак та яхшы беләләр. Авылда, районда узган бәйрәм чараларында еш кына аның көчле һәм моңлы тавышын ишетергә була. 

– Шулай итеп күңелемдәге авыр хисләрем, борчуларым онытылып тора диимме соң. Шулай да йөрәкнең зур ярасы сыкрап торыр инде, – ди ул. – Әлегә әниебез Рәсимә шөкер, исән-сау, ул – барыбызны да бер учка туплап торучы учагыбыз. Күптән түгел генә аңа 80 яшь тулды. Әтиебез Шәйхетдин белән 50 ел бергә гомер иттеләр. Кызганыч, әтиебез дә узган ел безнең арадан китте.

Рина ханым сүзләренчә, бала югалту авыр, әмма аның геройларча һәлак булуы – горурлык та.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев