Республика бәйгесендә авыл имамы җиңү яулады
Рамазан аенда Казанның “Гаилә” мәчете Татарстан Республикасының язучылар союзы белән берлектә «Бәрәкәтле Рамазан ае!» дип исемләнгән шигырьләр бәйгесе игълан иткән иде. Ул 2025 елның 3 мартыннан 25нә кадәр дәвам итте. Бәйгедә Исергәп авылы имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров җиңү яулады.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары – дини гореф-гадәтләрне өйрәнү, пропагандалау, динебезгә хөрмәт тәрбияләү, Ураза бәйрәменә кызыксыну уяту, төрле яшь категорияләрендә яңа талантларны ачыклау. Бәйге өч төрле яшь категориясендә үткәрелде. Темага якын килү, шигырьнең мәгънәви һәм композицион бөтенлеге булуына, телне камил белү, шигырь бөтенлеге – бәйгенең төп шартлары иде.
– Шигырьләремне социаль челтәрдәге шәхси битемдә урнаштыра барам, берсен дә махсус рәвештә бәйгегә диеп язганым юк, – ди Камил Шәмсуаров. – Бәйге оештырганнарын мәчетебездәге Сәлия абыстай кызыма әйткән. Шулай итеп, минем берничә иҗат җимешем бәйгегә юлланган икән. Үземә җиңү турында әйтеп кенә шалтыраттылар. Динебезнең күркәмлеген, халкыбызның гореф-гадәтләренең байлыгын, телебезнең аһәңен, җиребезнең тарихын, табигатебезнең гүзәллеген язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Әгәр дә минем шигырьләремне кемдер алып укый икән, уйлана, соклана икән, мин бәхетле. Бәйгеләр булып торсын, динебезне алга сөреп, аның күркәмлеген киләчәк буынга да җиткерик, мәчетләребезнең ишекләре ябылып тормасын.
Татарстан Республикасының язучылар союзы белән берлектә «Бәрәкәтле Рамазан ае!» дип исемләнгән шигырьләр бәйгесендә Камил Шәмсуаров 1 урынга лаек дип табылды.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев