Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Редакциягә татар телендә яңа китаплар һәм 2022 елга календарь кайтты

“Баулы-информ” редакциясендәге китаплар һәм календарьлар (численник) якыннарыгызга Яңа елга менә дигән бүләк булачак.

Редакциядә Фәрит Имамовның “Мәхәббәт талисманы”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Һәркемгә бер кояш”, Зөлфәт Хәкимнең “Ятимгә дә яз килә”, Илшат Билаловның “Тауда язылган язмыш”, Марат Кәбировның “Киллер” китаплары һәм башка китаплар бар.

Зөлфәт Хәкимнең “Ятимгә дә яз килә” китабында урын алган повестьта Рахман исемле кечкенә малай, поездда барганда әнисеннән аерылып, адашып кала. Хәтерендә – бары тик әнисенең җыры. Үсеп буйга җиткәч кенә, әнә шул җыр аңа кадерле кешесен табарга ярдәм итә.

Айгөл Әхмәтгалиеваның “Һәркемгә бер кояш” исемле китабы да күңелегезгә хуш килер. Авторның бу әсәре инстаграм челтәрендә үзара аралашу рәвешендә язылган. Бу әңгәмәләрдә бүгенге тормышның кискен проблемалары күтәрелә.

Фәрит Имамовның “Мәхәббәт талисманы” китабына кергән әсәрләр маҗаралы сюжетларга нигезләнә. Мәсәлән, “Мәхәббәт талисманы” повестенда эшмәкәр Азамат вакыт чоңгылында адашып калган хатыны Сөмбеләне эзли. Бары тик энтузиаст татар галиме белән мәхәббәт талисманы булган асылташ кына аңа сөйгән ярын табарга ярдәм итә. Кеше ышанмастай хәлләрнең чынбарлыкта булуы турында бары тик ул вакыйгаларда катнашкан артефактлар гына искәртеп тора.

Китапларның һәм календарьның бәяләре кыйммәт түгел. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы-информ #баулы