Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Разыя һәм Рәшит Мәрдановлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Баулыда матур итеп гомер итүче, күпләргә үрнәк булырлык гаилә парлары байтак. Шундыйларның берсе – Разыя һәм Рәшит Мәрдановлар. Аларның бергә яшәүләренә 60 ел тулды. Мәрдановларны бриллиант туйлары белән якыннары тәбрик итте.

Татар халкына хас булганча, һәр килгән кунакны кочак җәеп, тәмле ризыклар пешереп каршы алды Мәрдановлар. Разыя апа – кечкенә генә, җиңел гәүдәле: бер карыйсың аш-су – бүлмәсендә, икенче карыйсың – кунакларны каршы ала. Кыскасы, андыйлар хакында без, яратып кына, “җитмәгән җире юк” дибез.


– Разыя апагыз – ут кебек ул. Гомер буе шулай уңган, җитез булды, – дип, артыннан керә-чыга тормыш иптәшен мактап алды Рәшит абый. Аның артыннан үзе дә табынга тәлинкә белән пироглар китереп куйды. – Менә, алтмыш ел узып та киткән. Ышанып та булмый.
Бәйрәм табыны әзер. Кунаклар килә тора. Ә без шул арада Разыя апа, Рәшит абый белән аралашырга вакыт табабыз.
Разыя апа белән Рәшит абый – бер күрүдә гашыйк булып, бер генә күрешеп өйләнешкән парлар. Шуннан бирле алар алтмыш ел бергә. Тормыш авырлыклары аларны куркытмый. Гаилә хөрмәт һәм мәхәббәт белән яши, ди Мәрдановлар.


Без сөйләшкән арада, гаилә бәйрәмен уртаклашырга килгән кунаклар җыелып бетте. Разыя апаның тәмле бәлеше исе бөтен өй эченә таралды. Аш-суга, һәр эшкә оста гаиләне күршеләре, туганнары да мактап котлады.
Ишегалдында һәм өйдә һәрвакыт тәртип. Разыя апа белән Рәшит абый җәй көне бакчада чәчәкләр үстерәләр, ә кыш көне – бүлмә гөлләрен. Бакчада үскән мул җиләк-җимешне дә беренче итеп күршеләре татып карый икән.
Әкиятләрдә сөйләнгәнчә, без дә бу бәйрәмдә кунак булдык, бәлеш ашап, тәмле чәк-чәкләр белән сыйланып, чәйләр эчтек. Разыя апа белән Рәшит абый безне “Рәхмәт” туйларына да чакырып калды. Анысы – бергә яшәүнең 75 еллыгы икән.
Тулырак материалны "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев