Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Районда белешмәсез йөрү тыела

Эш бирүчеләр карантин вакытында эшкә йөрергә тиешле хезмәткәрләренә белешмәләр бирә башлады.

31 мартта Татарстан министрлар кабинетының “Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында”гы 208 санлы карары дөнья күрде. Әлеге карар нигезендә, республикада карантин вакытында урамга чыгу өчен махсус рөхсәт кәгазьләре (белешмәләр) бирелә башлады.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин “Баулы-информ”га карарны тормышка ашыру турында сөйләде.

– Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, Баулы районы территориясендә тиешле белешмәдән башка йөрү тыела, – дип сөйләде ул безгә. – Карарда йөк җибәрүчеләр бирә торган һәм эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бирә торган белешмәләрнең формалары язылган. Шулай ук анда язылганча, 2590 номерына смс-хәбәр җибәреп, кичектергесез эшләр белән урамга чыгуга рөхсәт алып була. Әлеге карарны Баулы муниципаль районының рәсми сайтыннан һәм социаль челтәрләрдән карарга мөмкин.

Бу уңайдан сораулары туган кешеләр әлеге документны “Баулы-информ” сайтыннан һәм безнең барлык электрон мәйданчыклардан карый ала. Исегезгә төшерәбез, карантин 5 апрельгә кадәр кертелде, аның вакыты озынайтылырмы – әлегә әйтеп булмый. Шулай да район җитәкчелеге барлык баулыларның урамга чыкмауларын, мөмкинлек булганда өйләрендә калуларын үтенә. Һәм ял көннәрендә табигатькә чыгып, шашлык пешерүдән тыелып торырга кирәк.

– Район һәм шәһәр халкы урамда йөрүне чикләү турындагы карарны катгый үтәргә тиеш. Бүгенге көндә илебездә хәл бик катлаулы. Һәм барлык рекомендацияләрне үтәп, бергәләп кенә әлеге инфекцияне туктата алабыз, – дип мөрәҗәгать итте Рамил Гатиятуллин баулыларга. – Акылга килеп, район территориясендә йөрүне мөмкин кадәр чикләү зарур. Шәһәр буйлап йөрү, аралашу коронавирус инфекциясенең тиз таралуына китерергә мөмкин. Бу очракта инде ил һәм республика җитәкчелеге катгый карантинга күчәргә тиеш булачак. Нәтиҗәдә, күпләр эш урынсыз калырга мөмкин, һәм мин моның ахыры ни булып бетәсен әйтә алмыйм. Шуңа күрә, моңа юл куймас өчен, хөкүмәт керткән бер атналык карантинны сакларга чакырам. Әлеге чорда түзәргә, өйдә торырга, балаларны урамга чыгармаска кирәк. Урамга бик кирәк булганда гына чыгу зарур. Кибеткә чыгар алдыннан да, моның чыннан да кирәге бармы дип, ун тапкыр уйлау хәерлерәк. Барлык райондашларымны әлеге мөһим чорда җаваплы булырга чакырам. Бүген бар кешегә кыен, ә бит, барлык таләпләрне дә үтәмәсәк, тагын да кыенрак булырга мөмкин.

Бүгенге көндә республика хөкүмәте шәһәрара автобус маршрутларында гражданнарны йөртү тыелу турында карар кабул итте. Димәк, Татарстан шәһәрләре, башка районнарның торак пунктлары арасында автобуслар йөрмәячәк.

– Безнең районда маршрут автобуслары йөри. Авыллардан район үзәгенә барып була. Дөрес, пассажирлар саны азаю сәбәпле, рейслар саны киметелде, – ди район башлыгы. – Шәһәр маршрутлары саны да кимеде. Рейсларның санын һәм кузгалу вакытын районның рәсми сайтыннан карарга мөмкин. Өстәп, шуны әйтәм: һәр рейстан соң автобуслар дезинфекция чаралары белән эшкәртелә.

Рамил Гатиятуллин билгеләп үткәнчә, хәлләр яхшы якка үзгәргәч, автобуслар элекке графиклар буенча йөриячәк.

Ләйсән Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев