Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районы газетасы – гомерлек юлдашы

Райондашларыбыз арасында гомер буе “Хезмәткә дан” яки “Слава труду” район газетасын алдыручылар байтак. Алар арасында Баулыда гомер итүче Нина Григорьева да бар.

Баулылы Нина Афанасьевна белән без очраклы рәвештә таныштык. Инде күптән лаеклы ялда булган пенсионер ханым актив яшәү рәвеше алып бара. Ул безне өенә чакырды. Аның эш өстәле янындагы китап киштәсе матурлап тезелгән папкалар белән тулы. Ул безгә шулар хакында сөйләде .

– Район газетасын үземне белә башлаганнан бирле алдырабыз, яратып укыйм. Газетаны атна саен көтеп алам, һәр чыккан язманы игътибар белән йотлыгып укыйм. Кайбер язмаларны кабатлап, “кайтып” та укырга яратам, – ди ул. – Соңгы утыз елда газетада басылган материалларны аерым-аерым папкаларга туплый башладым. Чөнки газета безнең тормышта кирәкле булган һәр актуаль материалны табарга була.

Үзеннән зәвыклылык бөркелеп торган Нина Григорьева һәрвакыт тәртип яратуын да әйтте. Хәтта язу, укуның да үз тәртибе, “тәме” һәм гадәте барлыгын ассызыклап әйтте. 

– Мәсәлән, бу папкада, мин газетада басылып чыккан киңәшләрне туплып барам, – ди бер папканы кулына алып. – Карагыз әле, бүгенге көнгә бик актуаль материаллар монда. Февраль, март айларында нинди үсентеләр утыртырга кирәклеге хакында. Аерым таблица да китерелә. Бөтен кеше дә интернетта утырмый бит. Менә минем кебек өлкән яшьтәгеләр өчен алтынга тиң бу. Шулай ук яңалыклар баганасын яратып укыйм. Бигрәк тә гыйбрәтле язмышлар хакындагы үзебезнең җирле журналистлар язган хикәяләрне көтеп алам.

Нина Григорьева тарихи язмалар, якташларыбызның иҗатларына багышланган материалларны да туплап бара. Бигрәк тә район җирлегендә кайчандыр булып, бүгенге көндә тарих битләрендә генә калган эзләнүле язмаларны, нефтьчеләр хакындагы материалларны үз итә.

Райондашыбыз редакциядә эшләүче һәр журналистны да яхшы белә. Аларны язу стиле, алымнарыннан да таный.

– Ә монысы иң тәмле папка, – ди Нина Афанасьевна. – Монда мин төрле рецептларны туплап барам. Көз җитсә – тозлау, консервлау, яз җитсә – бакча эшләре һәм бик күп төрле кирәкле, файдалы киңәшләрне кулланам. Алга таба да редакция хезмәткәрләренә иҗади уңышлар телим. Бүген сез килүгә мин тәбикмәк пешереп куйдым. Аның рецепты әле күптән түгел генә басылып чыкты. Әйдәгез, шул тәбикмәкләрем белән чәй эчәбез.

Район хәлләре, газетада басылган һәм басылачак материаллар хакында сөйләшә-сөйләшә, рәхәтләнеп чәй эчтек. Нина Григорьева безнең газетада басылган календарь буенча помидор үсентеләрен дә вакытында утырткан. Помидор җитешкәч, тагын кунакка килегез дип, безне кадерле кунакларыдай озатып калды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев