Прокуратурада кадр үзгәреше
Марсель Гыймаев Баулы шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Марсель Гыймаев 1974 елның 25 маенда Әлмәт шәһәрендә туган. 2000 елда Көнчыгыш икътисад, идарә һәм хокук институтының юридик факультетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында 2000 елдан бирле хезмәт куя. Тикшерүче, прокурор-криминалист, Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе, 2017 елдан – Әлмәт шәһәре прокуроры урныбасары булып эшләгән. Ведомство бүләкләренә ия: III дәрәҗә “Законга тугрылык өчен” билгесе (2011 елда). Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев