Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Фикыя Садыйкова иҗатташ дусларын җыйды

Бүген Баулының үзәк китапханәсендә нефтьче, “Илһам” иҗат берләшмәсе әгъзасы, җирле язучы Фикыя Садыйкованың иҗат кичәсе булды. Анда аның якыннары, каләмдәшләре, эшләп лаеклы ялга чыккан эш урыныннан хезмәттәшләре килде.

Иҗат кичәсе һәрвакыттагыча дулкынландыргыч котлауларга, матур җырларга, шигырьләргә бай булды. Кичәне алып баручы Зөһрә Мингалимова Фикыя Садыйкованың тормыш, хезмәт һәм иҗат юлын чагылдырган видеоязма тәкъдим итте. Аның турында кыскача сөйләп үтте. 
Фикыя Садыйкова шигъри юллар белән дә, матур сөйләм аша да үзе турында бәян итте, нефтьче булып эшләгән вакытларын җылы сагыну белән искә алды.
Кичә барышында Фикыя ханымның оныгы Артур Садыйков, Гөлназ Солтанова җырлар башкардылар. Каләмдәшләре Елена Склярова, Дания Хисамова аеруча җылы теләкләрен җиткерделәр. 
Шулай ук “Ак калфак” ханымнары да матур теләкләр, җырлар бүләк иттеләр.
Иҗат кичәсе турында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак. 
Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев