Өлкәннәрне кайгыртып яши
Ел саен 8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә.
Ләйсән Галимҗанованың социаль хезмәткәр булып эшли башлавына 21 ел. Бүгенге көндә ул Татар Кандызы авылында өлкән яшьтәге алты кешене карый.
Ләйсән Галимҗанова Татар Кандызы авылында туып-үсә. Җирле мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәдәге училищега кондитерлыкка укырга керә. Урта махсус белем алгач, берникадәр вакыт Баулыда кафеда эшли. 1993 елда Кандыз егетенә кияүгә чыга, һәм яшьләр туган авылларына кайтып төпләнә.
Ләйсән Илгизәр кызы бу һөнәргә 2000 елның маенда килгән.
Бүгенге көндә Ләйсән Галимҗанова алты әбине карый. Аларның барысы да Татар Кандызында яши, алар социаль хезмәткәр турында бары уңай фикердә. Без Ләйсән Галимҗанова белән очрашканда, ул пенсионер Гөлҗиһан Солтанова өендә иде. Аны кайгыртып яшәвенә өч ел. Без барганда, алар бакчада бәрәңге утап кергәннәр иде.
Пенсионер сүзләренә караганда, социаль хезмәткәр аңа бөтен эшендә булыша. Кышын йорт эшләренә кар көрәү өстәлсә, җәен – бакчада эшләү. Шулай ук Ләйсән Илгизәр кызы вазифаларына азык-төлек алып кайту, коммуналь түләүләрне башкару, ашарга әзерләү дә керә.
Ләйсән Галимҗанова гаиләсенең үз хуҗалыгы да бар, анда да хатын-кыз кулы кирәк. Ул кояш чыгуга торып, сыер сава, ире белән терлекләрне ашаткач, эшенә китә. Әбиләре авылның төрле өлешләрендә яши. Мәсәлән, Гөлҗиһан Солтанованың өенә кадәр өч чакрым юл үтәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев