Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Нияз Сафиуллин: “Баулыдан ерак булсам да, район яңалыкларын белеп торам”

Баянчы, автор-башкаручы Нияз Сафиуллин шушы көннәрдә “Баулы-информ” редакциясенә кунакка килде. Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз белән әңгәмә кордык.

– Нияз, Казанга китеп барасыңмы, туган якка кайтып киләсеңме?
– Кайттым, кунак булдым, әле Казанга китеп барыш иде. Кичә әниләрдә кулыма “Хезмәткә дан” газетасы килеп керде. Әниләр аны гомер буе алдыра бит инде. Ул безнең балачак газетасы. Шундый рәхәтләнеп укып чыктым. Газетаны кулга тотып, кәгазь вариантта уку барыбер рәхәтрәк инде. Шуннан Казанга кире киткәндә редакциягә кереп, анда эшләүчеләргә рәхмәт әйтеп, үзләрен күреп тә чыгарга кирәк, дип уйлап куйдым. Шулай итеп шул, менә мин сезнең каршыда утырам.
– Баулы якларына еш кайтасыңмы? 
– Еш. Җай туры килү белән, туган авылым Яңа Чүтегә кайту ягын карыйм. Баулы – Казан юлы нык таптала инде. Бигрәк тә җәй көннәрендә.
– Авылга кайтам, Казанга китәм дип сөйлисең. Димәк, торган җир түгел, туган җир ныграк тарта? Гадәттә, торган җиргә кайтам дип сөйлибез
– Әйе, туган җир барыбер тарта, сагындыра. Киләчәктә мин районга кайтып эшләрмен, дип уйлыйм. 
– Әле нинди эшләр белән янып йөрисең? Кемнәр белән эшлисең?
– Бүгенге көндә җырчы Вадим Захаров белән эшлибез, иҗат итәбез. Әле концертларның кызган мәле. Аннан алда бит инде Ринат Рәхмәтуллин төркемендә эшләдем. Ә иң беренче тапкыр мин баянчы буларак Динә һәм Рафаэль Латыповлар белән, аннан Резедә Кадырова белән чыккан идем.
– Нияз, сине бит без автор-башкаручы буларак та яратабыз. Үз иҗатың туктап калмагандыр бит? Җырлар ничек языла?
– Юк, әлбәттә, иҗат эшем дә бара. Бүгенге көндә минем йөздән артык үзем иҗат иткән җырым бар. Алар җырлана, тик кайчак җырчылар җырның авторларын әйтеп торуны кирәк санамыйлар. Шуның белән җырның авторлары күләгәдә кала. Җырлар язылуга килгәндә, ул, күңел халәтенә карап, күңелдә туа. Мин, ничек әйтим икән, нормаль халәтемдә иҗат итә алмыйм. Миңа илһам килсен өчен, моңсу вакыт яки бик шатлыклы булуым кирәк. Менә шул чакта гына күңел җырлый, моңлана башлый. 
– Нияз, син бик кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнгәнсең. Беренче тапкыр кулыңа кайчан алдың баянны?
– Беренче тапкыр кулыма баян алып, көйләр чыгарып уйнавым дүрт яшьләр чамасында булгандыр. Өйдә әтинең баяны бар иде. Башта әтинең уйнаганын карап утыра идем, аннары үзем көйләр өйрәнергә утыра идем. Мәктәптә уку белән, Баулының сәнгать мәктәбенә дә йөри башладым. Анда, баян классына Людмила Вәлиевага һәм вокал буенча Рифкать Вәлиевка йөреп, башлангыч музыкаль белем алдым. Мәктәп елларыннан ук бик күп бәйгеләрдә катнаштым. Аның өчен укытучыларыма һәм әти-әниемә рәхмәтлемен. Чүте белән Баулы арасы якын түгел. Шуңа да карамастан, миңа белем бирү өчен, бар тырышлыкларын куйдылар алар. Баулыга нинди машина тапсалар, шуңа утыртып җибәрәләр иде. Мин еш кына сөт ташый торган машинага да утырып китә идем. Бару бер хәл, кайту да бар бит әле. Тагын шулай очраган машиналар белән кайтып җитә идем. Кышкы салкыннар, бураннар, көзге яңгырлар да бар бит әле. Ләкин баян буенча тиешле дәрәҗәдә белем алу теләге һәр нәрсәдән өстен иде. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетына укырга кердем. Анда биш ел белем алдым. 
– Укыган елларың турында да бераз сөйләп үт инде.  
– Авыл баласы тик тора алмый инде. Укырга кергән елны ук бер зур сәүдә үзәгенә сакчы булып эшкә дә урнаштым. Аннары, укыган вакытта күреп, белешеп йөреп, “Яшь тамашачылар” театрына эшкә урнаштым. Укыган чорда да тик тормадым. Укып бетергәч, музыка мәктәбендә баян буенча балаларга белем бирдем. Тик укыту минем эш түгел икәнен аңладым. Шул ук вакытта төрле концертларда катнаштым, соңрак үз концертларымны оештырдым, иҗатка чумдым. 
– Шәхси тормышың турында да сөйлисеңме?
– Бүгенге көндә шөкер итеп яшибез. Сигез ел Яшел Үзәндә яшәдек. 2020 елда Казанга күчтек. Наил исемле унике яшьлек улым үсеп килә.
– Эшлисең-эшлисең, иҗат итәсең... нинди исемнәрең бар? 
– Юк. Бер исемем дә юк. Мин бит исем артыннан йөрмим. Минем кебек эшләүчеләрнең, иҗат итүчеләрнең исемнәре күп инде хәзер. Бәлки берәр бирерләр әле.
– Әйе. Алачак исемнәр, эшләнәчәк эшләр өелеп торсын. Килгән-килгән яңа ел белән дә котла инде.
– Райондашларымны, “Баулы-информ” редакциясендә эшләүчеләрне, газета укучыларны алда булачак яңа еллар белән котлыйм. Илләр тыныч, имин булсын иде. Яңа елда да бергә булыйк, бергә иҗат итик. Безнең тамашачыларыбыз, ә сезнең газета укучыларыгыз күүүүп булсын! Уңышлар телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев