Мөселман-теннисчылар ярышларында җиңү яуладылар
Баулы мөхтәсибәте командасы Ютазы районы Урыссу бистәсенең "Олимп" спорт комплексында узган өстәл теннисы буенча региональ ярышларда катнашты.
Ярышлар ТР Көньяк-Көнчыгыш Казыяты тарафыннан оештырылды. Уеннар барышында Баулы районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җитәкчелегендәге Баулы мөселманнары командасы беренче урынны яулады, шәхси беренчелектә Илнур Хәйруллин өченче, ә аның улы Илдар беренче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев