Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мортазалар беренче булып язгы өмәгә чыкты

Авыл җирлекләрендә язгы санитар-чистарту өмәләре башланып китте. Беренчеләрдән булып Мортаза авылында урамнардан һәм юл буйларыннан чүп-чар җыештытырга өмәгә чыктылар.

Язгы чистарту өмәсенә чыгучылар күп түгел иде иде. Территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) җитәкчесе Сиренә Садыкова, клубта җыештыручы булып эшләүче Гүзәл Нуждина һәм китапханәче Илзия Латыпова үз теләкләре белән изге эшне башлап җибәрделәр.

– Юл буйлары, урамнардагы чүпләрнең күплеге шаккатырлык! Үзебез үк яшәгән җирне ничек шулай чүпли алабыз икән, – дип сөйләде Илзия Латыпова. – Эшче куллар күп булмаса да, без Ютазы чатыннан башлап,  авылга таба җыештырып төштек. Шулай ук аннары безнең авылга җиткәндә генә утырып ял итәр өчен беседка бар, урман эчендә, шуның тирәсендәге чүпләрне җыйдык. Анда да чүп бик күп иде. Без әле юл буйларын гына жыештырырга өлгердек. Эшче куллар күбрәк кирәк.

 

 Өмәчеләр сүзләренчә, алар шулай ук автобус тукталышларын, чишмәне, балалар мәйданчыгын да жыештырганнар.

Фото: Илзия Латыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев