Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мобилизацияләнгән хәрбиләргә исергәпләр дә ярдәм җибәрде

Иллегә якын җылы носки һәм оекбашлар, эчке киемнәр, утыз бияләй -перчатка, җылы бәйләм баш киемнәре, тагын бик күп төрле кирәк- яракларны мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен Исергәп авылы халкы әзерләп җибәрде. Әлеге изге эшне җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды. Аларга мәчеткә йөрүче абыстайлар да, иганәчеләр дә кушылды.

Моңлы җырлар җырлый-җырлый кемдер йон аялый, икенчеләре эрли, өченчеләре оекбаш, бияләй бәйли. Алар арасында  Исергәп авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Рүзилә Әбүзарова да бар. Әлеге чара аның өчен бик мөһим. Чөнки бүгенге көндә аның кияве дә Украинадагы махсус операциядә хәрби хезмәт үтә.

– Бүген минем бөтен теләгем – илләр тыныч булсын иде, – дип сүзен башлады Рүзилә Әбүзарова. – Ничек кенә карасак та, сугыш яшь гомерләрне аямый. Минем кызымның ире – киявем дә хәрби. Кайнар нокталарда. Аның өчен ут йотып яшибез. Бүгенге чараның да максаты шул, безнең балакайларыбызга ярдәм итү. Алда бит салкын кыш айлары. Без изге теләкләр тели-тели бәйләгән оекбашлар газизләребезне саклап йөртсен иде.

Авылның ак әбисе, гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Венера Вәлиәхмәтова үзе бәйләгән оекбашы эченә хәер дога кушып, теләкләре белән хат та язып салган.

Илдә барган тынычсызлык авыл өлкәннәренең күңелләрендә вакыйгалар кабатлануны хәтерләтә. Аларның күбесе әбиләре һәм әниләренең  1941-1945 елларда һәм аннан соң да әле фронт өчен шулай ук ярдәм иткәннәрен хәтерли.

Исергәптә яшәүче 95 яшен тутырган Бибигөл Батраева да хәрбиләр өчен ике пар оекбаш бәйләп тапшырган. Оекбашларны аның исеменнән авылдашы Сәлия Мәҗитова тапшырды.

Күмәк эштән яшь кызлар да читтә калмый. Алар да өлкәннәргә ияреп кул эшенә тотынган.  Алтынчы сыйныфта укучы Арина Йосыпова да йон җебен орчык белән җегерләргә өйрәнгән.

Украина җирлегендә барган махсус операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр күп. Ярдәм махсус штабка туплана.

Авыл халкы, иганәчеләр белән бергә җыелган кирәк-ярак зур капларга тутырылып “Ярдәм янәшә” акциясе кураторы Айдар Хәлиуллин җитәкчелегендә район штабына озатылды.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм баулы телевидениесе чыгарылышында карарга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев