Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Миңнегол авылында үзара салым программасы буенча зиратны төзекләндерәчәкләр

Миңнегол авылы халкы үзара салым программасының авылны төзекләндерү өчен уңайлы чара булуын яхшы белә. Чөнки җыелган акча аларга дүрт тапкыр артып кайта.

Миңнегол авылында 2021 елда үзара салым программасы буенча барлыгы 55000 сум җыелган. Әлеге суммага республика 220000 сум өстәгән. Шул рәвешле, узган елда зиратка өлешчә койма кору өчен 275000 сумга кирәкле материаллар сатып алынган.

– Безнең авылда нибары 22 кеше теркәлгән, – диде безгә авылда яшәүче, барлык эшләрне оештыручы Розалия Инсапова. – Зиратның тагын якынча 120 метр коймасын эшләп бетерәсе бар әле. Шулай ук 2022 елда җыелган акчалар исәбенә зиратка корылма ясарга ниятлибез.

Татар Томбарлысы авыл җирлеге сәркатибе Айгөл Минәҗева сүзләренчә, 2022 елда, авылда яшәүчеләр карары буенча, бер кешедән үзара салым күләме 2000 сум тәшкил итәчәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев