Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъяр авылы яшьләре зур ифтар уздыруга ярдәм иттеләр

Рамазан аеның ифтарлары дәвам итә. Кызылъяр авылы “Җәмигъ” мәчетендә дә чираттагы мәҗлес оештырылды. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан булган чара йөзгә якын кешене бергә җыйды.

Кызылъяр авылы “Җәмигъ” мәчете районда актив эш алып баручы дин йортларының берсе. Дини юнәлештәге укулар, укучы балаларның каникуллары вакытларында оештырылган ял сәгатьләре, район һәм республика күләмендә уздырылган чараларда катнашу – барысы да авыл халкы тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә йөзләгән кешене бер табынга җыйган ифтар мәҗлесе үткәрү дә шул хакта сөйли.

– Чираттагы ифтарны без – авыл яшьләре оештырырга уйладык. Барлыгы унөчләп кеше җыелдык. Егерме меңнән артык акча җыйдык. Әлеге изге гамәлне башкару өчен ныклап әзерләндек, – дип сөйләде авыл мәдәният йорты директоры булып эшләүче Ленир Дәүләтшин. – Булган акчаларга үзебез табын төзер өчен азык-төлек алдык. Йөз кешелек рагу пешердек. Аны без “Гали” мәчете территориясендә пешереп авылыбызга алып кайттык. Чөнки анда учакта пешерү өчен барлык уңайлыклар бар. Авылыбыз яшьләренә бик зур рәхмәт. Акчалата да, оештыру эшләренә дә зур теләк белән ярдәм иттеләр. Еракта булган авылдашлар да читтә калмады. Алар акчалата ярдәм кулы суздылар.

– Изге айда изге теләкләр кабул була торган ай. Изге гамәлләрне күбрәк башкарырга кирәк, – ди Илфир Кәбиров. – Әлеге мәҗлесне дә уйлаштык та, үзебезнең тырышлык белән, җиңел генә тормышка ашырдык. Халык та мәҗлескә күп килде. Бергәләп намазлар укылды, вәгазьләр тыңланды.

– Авыл яшьләре ифтар үткәрү турындагы тәкъдимне дәррәү күтәреп алдылар. Шулай итеп без өченче тапкыр күләмле ифтарга җыелдык, – дип сөйләде Кызылъяр авылы “Җәмигъ” мәчете имам хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов. – Мәчеткә килә алмаган кайбер авылдашларыбызга табын ашларын якын-тирә күршеләре аша биреп җибәрдек. Мондый мәҗлесләр – Рамазан аеның күркәмлеге.

Фото: Ленир Дәүләтшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев