Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярның кечкенә артистлары зур сәхнә турында хыяллана

Кызылъяр авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Балачак” балалар театры түгәрәге 2018 елда оешкан. Түгәрәккә төрле яшьтәге 15ләп кечкенә артист йөри. Алар 27 март көнне булачак Халыкара театр көненә әзерләнәләр.

Без килгән вакытта балалар репетиция ясый иде. Алар узган елны сәхнәгә куйган Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” әсәрен кабатлыйлар.

– Быел авылдашыбыз, күренекле каләм иясе Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, аның әсәрләрен яңадан кабатлап күрсәтәбез, – дип сөйләде “Балачак” балалар театры түгәрәге җитәкчесе Ләйсән Гамирова. – Әлеге түгәрәкне без хезмәттәшем Ләйсән Минишина белән җитәклибез. Балалар бик теләп киләләр. Кайберләре безнең түгәрәккә килгәндә бик кыюсыз була, аннан кешегә дә, сәхнәгә дә өйрәнеп китәләр. Театр түгәрәгенә йөрүче балаларның сөйләме чистара, алар яттан зур текстларны сөйли алалар. Җиңүләребез дә бар. Ел саен район күләмендә уза торган “Алтын битлек” театр фестивалендә яхшы гына чыгыш ясыйбыз.

Театр түгәрәге җитәкчеләре сүзләренчә, алар ел саен берничә әсәрне сәхнәләштерәләр. 2023 елда Абдулла Алишның “Бал корты белән шөпшә” сәхнә әсәрен куйганнар.

– Миңа сәхнәдә булу бик ошый. Мин җиде яшемнән театр түгәрәгенә йөри башладым, – дип сөйләде алтынчы сыйныф укучысы Эмиль Габидуллин. – Төрле рольләрне уйнадым. “Шүрәле” дә Егет булдым. Ул иң истә калган ролем.

– Миңа да әлеге театр түгәрәге бик ошый, – дип үз хисләре белән бүлеште дүртенче сыйныф укучысы Илзирә Миннуллина. – Монда өйрәнгән сәхнә әсәрләрен без балалар бакчасында да, мәктәптә дә күрсәтәбез. Киләчәктә зуррак рольләрне дә уйнап карыйсым, зуррак сәхнәләргә чыгасым килә.

Фото: Кызылъяр мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев