Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Кызылъяр авылында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар

Язгы кыр эшләре бетү белән авылларда Сабан туйлары гөрли. Әлеге матур һәм күңелле бәйрәмгә әзерлек эшләре дә алдан башлана.

Бүген Кызылъяр авылында борынгыча гореф- гадәтләрне истә тотып, бәйрәмгә бүләкләр, яулык, йомырка, сөлгеләр җыйдылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Ленир Дәүләтшин сүзләренчә, бүләк җыешырга авыл активлары, яшьләре һәм бала- чагалар теләп катнашканнар.

 – Сабантуйга бүләк җыюга ел саен Фәнис абый Кәрибуллин ат белән чыга. Атка озын колга бәйләп сөлге җыю- ул иң күңеллесе,- дип сөйләде Ленир. - Баянчы егетебез Рәзил Фәррәхетдиновка да рәхмәт. Кызларыбыз милли киемнәрдән, матур, дәртле, моңлы көйләр җырлап урамнардан уздык. Халык безне көтеп алды. Бүләкләр мулдан булды. Быел Сабантуй үткәрергә иганәче ярдәме күрсәтүчеләр дә байтак. Һава торышлары яхшы булып, матур итеп үткәрербез дип ышанам.

Бүләк җыючылар сөйләвенчә, кызлар- егетләрне тәмле ризыклар, табын белән каршы алучылар да булган.

Фото: Кызылъяр мәдәният йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев